Эчтәлек

Нигездә XX йөздә формалаша.

XIX йөз буена диярлек спектакльләрне сәхнәгә актерлар яки антрепренерлар куя, аларның эшчәнлекләре сәхнәне бизәү өчен кирәкле чаралар табу һәм актерларга кайбер күрсәтмәләр бирү белән чикләнә.

Шулай да П.М.Медведев иҗатында режиссураның яралгы формалары ачык күренә башлый: ул күмәк башкаруга, актерларның сәхнә тормышының чынбарлык белән ярашуына, теге яки бу рольне уйнаганда тормышчанлыкка, сәнгатьчәлеккә ирешергә омтылуда чагыла.

XIX йөз ахырында М.М.Бородай антрепризасы вакытында труппаның иҗади составында режиссер вазифасы мөстәкыйльлеккә ирешә.

Бородай труппасында эшләгән режиссерлар Э.Г.Лясс, М.Ф.Рюмин, П.П.Ивановский үз бурычларын актерлар белән педагогик эшчәнлек алып баруда, рольнең эзлекле башкарылуын тәэмин итүдә күрәләр.

Мәскәү художество театрын нигезләүчеләрдән зур тәҗрибә алган Н.И.Собольщиков-Самарин үзенең режиссерлык вазифасына күпкә тирәнрәк төшенә.

Шулай да 1920 елларга кадәр Казан театрында режиссура үзенең бурычын, нигездә, спектакльләрдә әйдәп баручы рольләрне башкарган аерым актерлар иҗаты өчен генә уңай шартлар тудыруда күрә.

Эшли башлаган елларында татар театры режиссурасы да шундый ук халәт кичерә.

Спектакльләрне сәхнәгә кую белән труппаның әйдәп баручы актерлары шөгыльләнә, алар, нигездә, драматургларның – пьесалар авторларының күрсәтмәләренә нигезләнеп эшлиләр. И.Кудашев-Ашказарский, Г.Кариев, С.Гыйззәтуллина-Волжская, В.Мортазин-Иманский, З.Солтанов, Ш.Шамильский, К.Тинчурин, рус театры тәҗрибәсенә таянып, матди яктан ярлы булу сәбәпле, шартлы сәнгатьчә сурәтләү чараларыннан мәҗбүри файдаланып, әмма тормыш хакыйкатеннән читкә тайпылмыйча эшлиләр.

1920 елларда режиссура үсешенә сәнгатьтәге «сул» агымнар (ТАТЛЕФ, СУЛФ) зур йогынты ясый.

1923 елда Казанда барлыкка килгән, үзенең иҗаты белән рус театрына да, татар театрына да билгеле бер дәрәҗәдә йогынты ясаган  Хәзерге заман театрының конструктив-тәҗрибә остаханәсе (КЭМСТ) театрында режиссура үзенчәлекле мәгънәгә ия була.

КЭМСТ спектакльләренең стилистикасына хас аермачык идея юнәлеше, образлар бирелешендә плакатлылык, мизансцена күренешенең динамикасы, төсләр символикасы спектакльләрнең төп өлешләре булып тора. Алар спектакльләргә бөтенлек бирә, тулыландыра һәм тәэсирле итә.

Режиссура фронт театрлары, эшче яшьләр театрлары (ТРАМ), «Синяя блуза», «җанлы газета», театральләштерелгән массачыл бәйрәмнәр тәҗрибәсе хисабына байый. Мондый бәйрәмнәр арасында Казанда 1924 елның августында Беренче бөтендөнья сугышы башлануның 10 еллыгын билгеләп үтү аеруча зур әһәмияткә ия була.

Инсценировка 1914–1917 елгы вакыйгаларны колачлый; катнашучылар арасында – император Николай II, Распутин, Керенский, Родзянко һ.б., рольләрне башкаручылар – Казан гарнизоны кызылармиячеләре, хәрби-сәяси мәктәп тыңлаучылары, предприятие эшчеләре, КЭМСТ актерлары (барлыгы 10 меңгә якын кеше).

Казан Зур драма театрында Л.Ф.Лазарев, С.Н.Воронов, А.Л.Грипич, И.А.Ростовцев кебек, Татар академия театрында Г.Девишев, С.Вәлиев-Сульва кебек режиссерларның иҗат эшчәнлекләре идея-образлы фикергә һәм аны тормышка ашыру өчен аеруча сәнгатьле сәхнә теле эзләүгә нигезләнә.

Тормыш чынбарлыгыннан тайпылмаган хәлдә, режиссура сәнгатьчәлекнең шартлы образлы-символик чараларыннан кыю файдалана, сурәтләнә торган вакыйгаларны бирүдә масштаблы гомумиләштерүгә омтыла.

Казан Зур драма театры сәхнәсендә А.Н.Островскийның «Гроза»; сәхнәгә куючы А.Л.Грипич, М.Горькийның «Мещане», сәхнәгә куючы И.А.Ростовцев, Н.В.Гогольнең «Ревизор» һәм А.Н.Островскийның «Без вины виноватые»; икесен дә сәхнәгә куючы В.А.Чиркин, Татар академия театры сәхнәсендә «Без вины виноватые», У.Шекспирның «Отелло», Г.Камалның «Банкрот» (икесен дә сәхнәгә куючы С.Вәлиев-Сульва) кебек классик әсәрләрне сәхнәләштергәндә, иң элек социаль эчтәлек ачыла, сәхнә күренешләренең чикләре киңәя, вакыйгалар символик характер ала.

ВКП(б) Үзәк комитетының «Әдәбият-сәнгать оешмаларын үзгәртеп кору турында» (1932 ел) карары, партия тарафыннан кабул ителгән һәм Мәскәү художество театрында гамәлдә булган совет чоры сәнгатендә социалистик реализм ысулын раслау курсы режиссураның яңа сәнгатьчә чаралар эзләү мөмкинлекләрен чикли.

1930–1950 еллардагы спектакльләр бердәм принцип – «тормышны нәкъ тормыштагыча чагылдыру принцибы» буенча куела. Көнкүреш хакыйкатенә натурализм дәрәҗәсендәге тугрылык спектакльләрнең сәнгатьчә чишелеш принцибы булып тора.

Әмма шундый шартларда да сәхнә геройларының беренче чиратта рухи дөньяларына тирәнтен үтеп керүгә нигезләнгән истә калырлык спектакльләр иҗат ителә.

Казан Зур драма театрында хезмәт куйган режиссерлар А.Д.Треплев, Б.С.Великанов, Б.Э.Ниренбург, Е.Г.Гаккель, Е.А.Простов, Л.М.Литвинов, Н.А.Медведев, Ә.М.Бейбутов актелар белән эшләүгә зур игътибар бирәләр, башкару бердәмлегенә ирешәләр.

Драматург җиткерергә теләгән фикерне югары дәрәҗәдә ачарга омтылу, тарихи чорны гәүдәләндерүдә төгәллек һәм җентеклелек, образларны бирүдә психологик тирәнлек Н.В.Гогольнең «Ревизор» һәм «Мёртвые души», А.Н.Островскийның «Последняя жертва» һәм «Без вины виноватые», А.П.Чеховның «Три сестры», М.Горькийның «На дне» һәм «Старик», Н.Ф.Погодинның «Кремлёвские куранты» һәм «Третья патетическая», А.Н.Толстойның «Хождение по мукам», Р.Ишморатның «Үлмәс җыр», М.Н.Елизарованың «Юность буревестника», А.Н.Афиногеновның «Мать своих детей» һ.б. әсәрләр буенча идея-сәнгатьлелеге ягыннан масштаблы, тирән мәгънәле спектакльләр иҗат итәргә мөмкинлек тудыра.

Бу елларда Татар академия театрында профессиональ режиссура ныгый.

Мәскәүдәге Дәүләт театр сәнгате институтының (ГИТИС) режиссерлык бүлеген тәмамлаган Г.Г.Исмәгыйлев һәм Ш.М.Сарымсаковның эшчәнлеге спектакльне сәхнәгә кую культурасының үсешенә һәм аның барлык өлешләрен төгәл оештыруга, идея-сәнгатьчә фикер нигезендә бербөтен сәхнә әсәре иҗат итүгә юнәлтелгән була.

Бу елларның аеруча әһәмияткә ия тирән эчтәлекле спектакльләре – «Чаткылар», «Ташкыннар» (Т.Гыйззәт), «Шәмсекамәр» (М.Әблиев), «Тукай» (Ә.Фәйзи), «Зифа» (Н.Исәнбәт), «Җилкәнсезләр» (К.Тинчурин). Алар татар театрының югары профессиональ дәрәҗәсен билгели, аның җитди иҗади бурычларны хәл итәргә сәләтле булуын күрсәтә.

Психологик реализм юнәлешендә шулай ук К.Җ. һәм Р.Р.Тумашевлар, Г.Ф.Йосыпов, С.Г.Өметбаев, Р.Г.Абдуллаев, З.Х.Туишева, Л.Г.Садриев кебек режиссерлар да эшли.

Милли драматургия спектакльләре, нигездә, көнкүреш комедиясе һәм драмасы формасында бирелә.

1930 еллардагы кайбер идеологик күрсәтмәләрне 1960 елда башланган яңадан карау, В.Э.Мейерхольд, Е.Б.Вахтангов, А.Я.Таировларның иҗат мирасын үзләштерү режиссерлык сәнгатенең алга таба үсешенә, яңа сәнгатьчә сурәтләү алым-чаралары белән баюына ярдәм итә.

Казан Зур драма театры сәхнәсендә Н.Ю.Орлов, С.Е.Ярмолинец, В.М.Портнов, Э.М.Митницкий, Н.И.Басин, Е.Д.Табачников, татар театрында П.Н.Исәнбәт, Р.Ә.Бикчәнтәев, М.Х.Мостафин, Г.К.Хөсәенов спектакльләрендә режиссураның өстенлеге ачык сизелеп тора; актерлар иҗаты режиссерларның теге яки бу спектакльгә карата күрсәтмәләре белән билгеләнә.

Режиссерның театрда спектакльне сәхнәгә куючы буларак та, иҗат коллективын тәрбияләүче буларак та әһәмиятле роле М.Х.Сәлимҗановның Татар академия театрындагы эшчәнлегендә ачык чагылыш таба.

М.Х.Сәлимҗанов иҗатына хас булган шартлылык белән тормышчанлыкның, Европа театры алымнары белән татар сәнгатенең фольклор, шул исәптән йола формаларының табигый үрелеп баруы татар театрының режиссерлык сәнгатен билгеле бер дәрәҗәдә баетып кына калмый, хәзерге дөнья театры үсешенә дә йогынты ясый.

Режиссерлык сәнгате үсешендә М.Х.Сәлимҗанов биргән юнәлешне – теге яки бу спектакльне иҗат итү процессында режиссерның төп рольне башкаруы, рәссам-иҗатчы буларак сүз иреге, фикер хөрлегенә ия булуы, теге яки бу мәсьәләгә карата үз карашларын кыю җиткерүе – иҗатларында Ф.Р.Бикчәнтәев, Р.М.Заһидуллин, Р.М.Әюпов, Ф.М.Ибраһимов, Б.Ф.Бәдриев һ.б. дәвам итә.

Әдәбият

Крути И. Русский театр в Казани. М., 1958.

Илялова И. Театр имени Камала. Казань, 1986.

Илялова И., Ингвар И. Русский театр в Казани. Казань, 1991.

Арсланов М.Г. Татарское режиссёрское искусство (1906–1941). Казань, 1992.

Арсланов М.Г. Татарское режиссёрское искусство (1941–1956). Казань, 1996.

Благов Ю. «...получил прозвище Казанский». Казань, 2001.

Арсланов М.Г. Татарское режиссёрское искусство (1957–1990). Казань, 2002.

Илялова И. Театр имени Тинчурина. Казань, 2002.

Татар театры (1906–1926). Казан, 2003.

Благов Ю. Казанская антреприза Собольщикова-Самарина. Казань, 2004.

Благов Ю. КЭМСТ и театральная жизнь Казани 1920-х гг. К., 2005.

Илялова И. Г.Камал театры артистлары – Артисты театра им. Г.Камала: Биогр. белешмәлек. Казан, 2005.

Авторлар – Ю.А.Благов, И.И.Илялова