Катламнары

Хәзерге православие руханиларының сан һәм дәрәҗәләр системасы IV–VI йөзләрдә Вселенский соборлар карарлары буенча формалаша. Кара (монахлык итүче) һәм ак (гаиләле) дәрәҗәләргә (саннарга) бүленә.

Руханиларның түбәнге катламын санга ия булмаган затлар тәшкил итә: ак руханиларда — пономарьлар, дьяконнар, XIX йөз уртасыннан — псаломчылар, караларда — иноклар (монахлар).

Православие руханиларының түбәнге дәрәҗәләре дьяконнардан (ак) һәм иеродьяконнардан (кара) тора.

Икенче дәрәҗә — священниклар — иерейлар (ак, иң югары дәрәҗәсе — протоиерей, XIX йөзгә кадәр — протопоп) һәм иеромонахлар (кара, иң югары дәрәҗәсе — игумен һәм архимандрит). Дәрәҗәгә багышлау архиерей тарафыннан башкарыла. Руханиларның изге йолаларны (чукындыру һәм башкалар) үтәү хокукы бар.

Өченче, иң югары дәрәҗә — архиерейлар, кара руханилар арасыннан билгеләнә. Архиерей, куйган хезмәтенә һәм тоткан урынына карап, епископ, архиепископ, митрополит дәрәҗәсен йөртергә мөмкин. Епархия башлыгын — епархия архиереен Изге Синод сайлый. Кирәк чагында аңа епископ ярдәмчесе беркетелә. Ярдәмче епископның вазифаларын архиепископ билгели. Епархия идарәсенең югары органы — епархия җыены. Башкарма органы — епархия идарәсе.

Православие руханиларының Россиядә катлау буларак X йөздән башлап, башлангыч чорында барлыкка килә. XVIII йөзгә кадәр барлык катлаулардан чыгучылар белән тулылана: кара — монахлардан, ак — священникларны һәм дьяконнарны сайлау системасы нәтиҗәсендә, приход кешеләреннән. Акрынлап, нәселдәнлек системасы урнаша.

Тәртипләре

Православие руханиларына кагылышлы тәртипләр XVIII йөзнең беренче чирегендә үзгәрә: 1719–1727 елларда җан башыннан алына торган салым кертелү һәм беренче ревизия үткәрелү белән салым түләргә тиешле катлаулардан да, дворяннардан да руханилыкка күчү катгый тыела. Аларның саны штатлар белән чикләнә, монастырьларга, чынлыкта, православие руханилары вәкилләре генә кабул ителә. Нәселдәнлек бурычы итеп куелган руханилык хезмәте барлык священникларның балаларын дини уку йортларында мәҗбүри укытуны хуплый. Беренче ревизия мәгълүматлары буенча, Россиядә православие руханиларына караган барлыгы 97413 ир заты була. Әлеге вазгыять XIX йөзнең уртасына кадәр саклана. Икенче яктан, руханилар катлавы вәкилләренең башка катлауларга күчү процессы гамәлдә була: руханилар семинарияләрендә белем алганнар дөньяви югары уку йортларына һәм дәүләт хезмәтенә бик теләп алына, шул юл белән дворяннар һәм чиновниклар сафлары тулыландырыла.

Катлаулар арасындагы катгый кысаларны җимерү XVIII йөзнең икенче яртысында «бөек реформалар» чорында башлана. Император Александр II нең 1869 елның 26 май Фәрманы нигезендә руханилар катлавы бетерелә. Моннан соң православие руханилары балаларына «шәхси дворяннар» һәм «мактаулы гражданнар» хокуклары бирелә, хәрби бурыч һәм башка гражданлык бурычларын үтәү йөкләтелә, алар эшчәнлек төрен сайларга, теләсә кайсы уку йортында белем алырга хокук ала. Шул ук вакытта башка катлаулардан чыкканнарга да руханилык дәрәҗәсе бирелә башлый. Руханиларның йомыклылык тәртибе, юридик яктан юкка чыгарылуга карамастан, 1917 елга кадәр дәвам итә: моңа чиркәү әһелләре һәм рухани балалары казна хисабына белем ала торган дини уку йортлары системасы да булышлык итә.

Белем бирү

XX йөз башында Россиядә 19900 укучысы булган 4 руханилар академиясе (шул исәптән Казан руханилар академиясе), 58 семинария (шул исәптән Казан руханилар семинариясе) эшли.

XVIII йөздә Казан епархиясендә дөньяви һәм рухани хакимиятләр, миссионерлык максатларын күздә тотып, Идел буенда яшәүче төп халыклардан рухани кадрлар әзерләү теләге белән руханилар катлавының йомыклылык принцибын бозалар. Православие руханиларының милли кадрлар әзерләү программасы 1860 елларның икенче яртысында Н.И.Ильминский тырышлыгы белән кабат торгызыла. 1867 елда ул Казан үзәк керәшен татар мәктәбенә нигез салучы В.Т.Тимофеевны священник дәрәҗәсенә күтәрүгә ирешә. Шушы вакыйгадан соң әҗнәбиләр приходына руханиларны һәм дьяконнарны шул ук милләт вәкилләре арасыннан билгеләү гомуми рәвештә гамәлгә кертелә. Алар Ильминский системасындагы уку йортларын (Казан укытучылар семинариясе, Сембер чуаш укытучылар мәктәбе һәм башкалар) тәмамлаучылар була. Аларга руханилык дәрәҗәсе күпьеллык укытучылык хезмәтеннән соң яки, 1893 елдан башлап, турыдан-туры 5 нче курска кабул ителү тәртибе кертелгән уку йортларын (мәсәлән, Казан миссионерлар курсларын) һәм руханилар семинарияләрен тәмамлаганнан соң бирелә. 1909 елга Казан губернасында гына да керәшен татарлардан 31 священник хезмәт итә; Уфа, Вятка, Оренбург епархияләрен кертеп, барлыгы 50 елдан артып китә. 1905 елда Россия империясендә ак руханилар саны (түбән дәрәҗәдәгеләрне дә кертеп) — 103 мең, каралар 20 мең кешедән артык китә.

Октябрь революциясе православие руханиларының социаль катлау төркеме булып яшәвенә нокта куя. 1920–1930 елларда чыгышларының руханилардан булуы һәм дини дәрәҗәләре еш кына сәяси гаепләүләргә һәм репрессияләргә нигез итеп карала. Совет чорында православие руханилары саны, алар берничә уку йортында гына әзерләнгәнлектән, кисәк кими.

1998 елның азагында Рус Православие чиркәвендә 19000 нән артык приход (Украинада — 8168, Белоруссиядә — 1080), 17500 священник, 2275 дьякон, ягъни 19775 рухани теркәлгән. 2000 еллар башына Изге Патриарх, 25 епископ ярдәмчесе, 11 хезмәттән киткән архиерей белән бергә 164 архиерей (шул исәптән 128 хезмәттәге епископ) исәпләнә.

Республикада православие руханилары кадрларын Казан руханилар семинариясе әзерли.

Әдәбият

Знаменский П.В. Приходское духовенство в России со времени реформы Петра I. Казань, 1873;

Липаков Е.В. Православное духовенство Казанской епархии второй половины XIX – начала ХХ века... // Материалы Казан.юбилейной историко-богословской конф. «История и человек в богословии и церковной науке». Казань, 1996;

Павлов П.П. Материалы из истории кряшенских приходов Русской православной церкви // Материалы науч.-практической конф. на тему «Этнические и конфессиональные традиции кряшен: история и современность». Казань, 2001;

Православная энциклопедия. Русская Православная церковь. М., 2000.

Автор – Е.В.Липаков