Башка күгәрченнәрдән кечерәк (гәүдә озынлыгы 14–30 см, авырлыгы 150–200 г) булулары, муен каурыйларында һәм бүксәсендә металлсыман төсмернең юклыгы белән аерылып тора, муенының ян-яклары буйлап төрле төсләргә кереп ялтыраучы кара һәм ак төстәге таплар бар, күзләре тирәли кызыл кайма уза.

ТР территориясендә ике төре бар: гади урман күгәрчене (Streptopelia turtur) һәм боҗралы урман күгәрчене (Streptopelia decaocto).

Гади урман күгәрчене аеруча күп һәм еш очрый; ареалының төньяк чиге Көнчыгыш Европа тигезлегендә төньяк киңлекнең 60° на җитә.

Урман күгәрченнәре – күчмә кошлар, майда киләләр, сентябрь ахырында китәләр. Кыр ышыклау урман полосаларында, урман буйларындагы агачларның горизонталь ботакларында (җирдән 2–5 м биеклектә) оя коралар. Гадәттә, ике йомырка салалар, гади урман күгәрчененнән аермалы буларак, боҗралы урман күгәрчене торак пунктлардагы агач ботакларына оялыйлар; муенындагы ярымбоҗра – бу кошның үзенчәлеге булып тора. Нигездә, культуралы үсемлекләр һәм чүп үләннәрнең орлыклары, сирәк кенә бөҗәкләр белән тукланалар.

Гади урман күгәрчене