Эчтәлек

Грекчадан – чумдыру, суда чукындыру.

XVII йөзнең беренче яртысында Англиядә барлыкка килә һәм XIX йөздә бөтен дөньяга, шул исәптән халыкның күпчелеге католик, православие һ.б. диннәр тоткан илләрдә таралып, иң көчле дини хәрәкәтләрнең берсенә әверелә.

Баптизм тәгълиматы тарафдарлары дини серләр, руханилар изгелеге, изгеләр культы кебек тәгълиматларны әүвәлге саф христиан диненә каршы килә дип саныйлар. Библия – дини тәгълиматның бердәнбер чыганагы, баптизм тәгълиматына аңлы рәвештә инанган, рухи яктан өлгереп җиткән кешеләр генә чукынырга хаклы дип исәпләнә. Җәмгыять җитәкчеләре, вәгазьчеләр һәм баптизм нигезләрен өйрәтүче руханилар приход халкы тарафыннан сайлана. Динсезләр һ.б. диндәгеләр арасында баптизм идеяләрен тарату һәркемнең бурычы булып санала.

Россиядә баптизм XIX йөз урталарында (Финляндиядә һәм Латвиядә), башлыча, лютераннар – немецлар һәм латышлар арасында барлыкка килә. 1880 еллар башында Украинада һәм Түбән Идел буенда тарала.

Татарстанда

XIX йөздә Татарстан җирендә Идел буе һәм Балтыйк буе немецлары гына баптист булалар. 1880 еллар урталарында бу конфессия Мордва Каратае авылыннан (хәзерге Кама Тамагы районы) Идел буендагы немец авылларына барып эшләп йөрүче крәстияннәр арасына да үтеп керә. 1890 еллар уртасында баптизмны кабул иткән 20 ләп кеше авылдан Себергә сөрелә. XX йөз башында баптизм Казан губернасының башка авылларында да күренә башлый (хәзерге Кукмара районының Кашкара авылы).

1905–1907 еллардагы революциядән соң баптистлар үз эшчәнлекләрен активлаштыралар: дәгъватлау җыеннары үткәрелә, дини әдәбият күпләп таратыла. Аларның тарафдарлары Казан эшчеләре арасында да барлыкка килә. Төрле сылтаулар белән баптизм җәмгыятьләре теркәлми. 1910 елдан баптизм хәрәкәтенә карата басым яңадан көчәя, хакимият органнарының яңа инструкциясе теркәлү узмаган җәмгыятьләргә төрле чаралар үткәрүне катгый тыя. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, баптистлар пацифизмда һәм Германия файдасына шымчылык итүдә гаепләнә. Шулай да аларның җәмгыятьләре таркатылмый. 1917 елга кадәр Казан губернасында баптистлар саны 200–300 дән артмый.

Татарстан җирендә баптизм 1920 елларда киң тарала, барлык шәһәрләрдә һәм кайбер авылларда 40 тан артык җәмгыять оеша. 1930 елларда баптизм хәрәкәте, башка дини конфессияләр кебек үк, яшерен төс ала. Баптистлар эшчәнлеге 1945 елдан соң гына легальләшә. Алар, Евангелие христианнары белән берләшеп, Евангелие христиан баптистларның Бөтенсоюз советын оештыралар һәм Казанда теркәлү узалар. 1980 елларга кадәр республика территориясендә баптистларның 5–6 легаль һәм, 1960 елда Бөтенсоюз советыннан аерылып чыгып, Евангелие христианнары – баптистлар чиркәүләре Советына кергән күпсанлы яшерен җәмгыятьләре эшли.

1980 елларда җәмгыятьләрнең саны арта. 2007 елда Казан, Чаллы, Бөгелмә, Әлмәт шәһәрләрендә, Зеленодольск районының Октябрь авылында һәм Татарстанның башка төбәкләрендә баптистларның 40 ка якын җәмгыяте исәпләнә. Аларның бер өлеше Бөтенроссия советына керә, кайберләре мөстәкыйль рәвештә теркәлә, теркәлү узмаган җәмгыятьләр дә бар.

Автор – Е.В.Липаков