Биографиясе

1921 елның 30 ноябре, хәзер Оренбург өлкәсенең Кызыл гвардия районы Үтәй авылы — 2015 елның 11 мае, Уфа шәһәре.

Казан университетын тәмамлый (1949).

1952 елдан Тобол укытучылар институтында татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире.

1954 елдан Башкорт университетында, 1993 елдан Башкортстан педагогия институтында (хосусый белем бирү методикалары кафедрасы мөдире), 1997 елдан Башкортстан мәгарифен үстерү институтында (туган тел һәм әдәбият кафедрасы мөдире, 1998–2000 елларда туган тел һәм чит телләр кафедрасы мөдире).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре Г.Тукай, М.Гафури, Ш.Камал, Һ.Такташ, Ф.Кәрим, М.Җәлил, Г.Кутуй, Х.Туфан иҗатларына, агымдагы әдәби процесска, урта мәктәптә татар әдәбиятын укытуга карый. «И гомернең үзәннәре, үрләре» (Уфа, 2002), «Өздереп бер карадың да» (Уфа, 2006), «Көзге кыек күрсәтә» (Уфа, 2007) исемле шигъри җыентыклар авторы.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Сәнгатьле уку (теориясе һәм гамәли методикасы). К., 1968;

Урта мәктәптә татар әдәбиятын өйрәнүнең фәнни-методик нигезләре. К., 1982;

Проблемно-развивающие уроки литературы. Уфа, 2000.

Әдәбият

Асанбаев Н.А. Судьба // Агидель. 2006. № 12;

Гареева Г.Ф. Основатель методики татарской литературы как науки // Учитель Башкортостана. 2006. № 12.

Автор — Р.Р.Мусабәкова