Гомуми мәгълүмат

Чиләбе өлкәсенең төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1940 елда оештырыла. Мәйданы – 1513 кв.км. Үзәге – Куса шәһәре (Чиләбе шәһәреннән 180 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 27911 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 1257 кеше. Татарлар, башлыча, Куса шәһәрендә (2002 елда – 807 кеше), Магнитка (408), Каскиново, Петропавловка, Петрушкино, Туктарово (барлыгы – 357 кеше) поселокларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Район территориясендә татарлар XVIII йөздә башкорт җәмәгатьләре карамагындагы припущенниклар сыйфатында төпләнәләр. 1916 елда Куса Заводы (хәзер Куса шәһәре) поселогына берничә татар гаиләсе килеп урнаша, алар җирле чуен кою һәм тимер эшкәртү заводларында эшли.

1920–1923 елларда анда татар-башкорт мәктәбе була.