Тарихы

1840 елларда АКШта рухани У.Миллер тарафыннан нигез салына. Адвентизм 1863 елда дини тәгълиматны системага салган, аны рәсми рәвештә гамәлгә керткән Элен Уайт җитәкчелегендә оешып җитә.

Үзенчәлеге

Әлеге конфессия тарафдарлары җанның үлемсезлеген, Тәмуг һәм Җәннәт идеясен инкарь итәләр, христиан дине могҗизаларыннан чукындыруны һәм евхаристияне, ягъни гыйбадәт кылучыларга тәкъдим ителгән икмәк белән шәрабта Гайсә пәйгамбәр «тәне һәм каны» гәүдәләнүен генә таныйлар.

Протестантлыкның башка төрләреннән адвентизм Гайсәнең икенче тапкыр кайтуы даими көтелә дигән караш белән аерыла.

Үз доктринасында адвентизм дөньякүләм дини тәгълимат булуы белән беррәттән, бер үзәк тирәсенә тупланган дөньякүләм чиркәү буларак карала, һәр община шушы үзәк чиркәүгә буйсынырга тиеш дип санала. Бу бердәм структурага кергән адвентизм вәкилләре «җиденче көн адвентистлары» (ҖКА) дип атала.

ҖКА тәгълиматының мөһим үзенчәлеге – шимбә көнен хөрмәт итү. Яһүдиләр кебек үк, адвентизм тарафдарларына шимбә көннәрендә эшләү, ризык әзерләү гөнаһ санала. ҖКА тәгълиматында Э.Уайт тарафыннан игълан ителгән «Санитария реформасы» – режим белән яшәү һәм туклануны, физик күнегүләр белән шөгыльләнүне таләп иткән, алкоголь, наркотиклар, кәеф күтәргеч эчемлекләр һәм препаратлар куллануны, тәмәке тартуны тыйган нормалар мөһим урын алып тора.

ҖКАдан тыш, төп оешмадан төрле вакытта аерылып чыккан аз санлы адвентист-реформаторлар оешмалары бар. Россиядә алар киң таралмаган.

Россиядә адвентизм

Россиягә адвентизм 1880 елларда үтеп керә.

Бу тәгълиматны беренчеләрдән булып немецлар, шул исәптән Идел буе немецлары кабул итә. Россиядә беренче адвентистлар җәмгыяте 1890 елда Идел Ставрополе (1964 елдан – Тольятти) шәһәрендә (Самара губернасы) барлыкка килә. 1905 елга кадәр, башка көнбатыш дини агымнары кебек үк, адвентизм да тыелган була.

Татарстанда адвентист җәмгыятьләре

1905 елдан соң Казан губернасында адвентистлар Казан халкы һәм Мамадыш, Тәтеш өязләре крәстияннәре арасында күренә башлый, әмма җәмгыятьләре 1920 елларда гына оеша (Казан).

Татарстандагы җәмгыятьләре Көнбатыш Россия адвентизм чиркәве советына (үзәге Тула өлкәсе Заокский поселогында) һәм Бөтендөнья советына (АКШ, Вашингтон) буйсына.

Армия хезмәтеннән баш тарткан, шулай ук шимбә көннәрендә эшкә чыкмаган һәм дәресләргә йөрмәгән өчен адвентизм тарафдарлары СССРда башка конфессия вәкилләренә караганда ныграк эзәрлекләнә. 1930–1970 елларда СССРдагы, шул исәптән Татарстандагы адвентистларның барлык оешмалары яшерен рәвештә эшли.

1945 елда төзелгән ҖКА советы 1960 елда тыела. Адвентизм җәмгыятьләре фәкать 1975 елда СССР дәүләте Хельсинки киңәшмәсенең Йомгаклау актына кул куйганнан соң гына теркәлә башлый.

Адвентизм хәрәкәте яңадан 1978 елда Казанда, 1981 елда Бөгелмәдә теркәлә.