Баһавийәнең тамырлары Гыйракта 1844 елда үзен элек – Баб («Мәһди капусы») дип, соңрак – җирдә гаделлек һәм тигезлек дәвере башлануын белдерү өчен килгән мәһди дип игълан иткән Али Мөхәммәд Ширази (1819–1850) тәгълиматына барып тоташа. Баһавийәнең төп принциплары «Китаб әл-әкъдәс»та бәян ителә.

Баһавийә тарафдарлары Баһавийә тәгълиматы – барлык башка диннәргә алмашка килгән яңа дин, ул көчәйсә, дәүләтләр арасындагы чикләр, милли һәм социаль тигезсезлек бетәчәк, дип исәплиләр, халыкларны үзара дуслыкка, бердәмлек, тигезлек һәм туганлыкка өндиләр.

Баһавийә вәкилләре Иранда һәм Шәрыктагы башка кайбер илләрдә бар, шулай да аларның күпчелеге Европа һәм Америкада яши. Штаб-квартиралары Хайфа (Израиль) шәһәрендә урнашкан.

Казанда нигездә Ираннан чыккан студентлардан торган Баһавийә җәмгыяте 1920 еллардан 1937 елга кадәр эшләп килә; 1989 елда яңадан оеша, 1991 елда теркәлә. Аз санлы Баһавийә җәмгыятьләре Казан, Чаллы, Зеленодольск, Алабуга, Түбән Кама, Чистай шәһәрләрендә бар.