Эчтәлек

Крахмал, мальтоза һәм крахмал патокасы, квас ачыткычы концентраты, арыш салаты, саго эшләп чыгара. Эшләүчеләр саны — 196 кеше (2010).

Элек төбәктә халык кәсебе буларак яшәп килә. Крахмал-патока заводлары 1843 елда Казанда, 1881 елда Столбище һәм 1885 елда Дәүләки авылларында нигезләнә. 1888 елда заводларда 57 кеше эшли, җитештерү күләме 50 мең сумнан арта, 1906 елда 200 мең сум тирәсе тәшкил итә. 1918–1920 елларда А.В.Соломин, Е.С.Смоленцев, Ю.П.Шмелёв заводлары национализацияләнә һәм Татпищетрест (1931 елга кадәр саклана) составына кертелә.

1966 елда «Таткрахмалпатока» ҖБ оештырыла, аның составына Казан мальтоза заводы (баш предприятие), Арча крахмал заводы (1964 елда нигезләнә), Князево крахмал-патока заводы (хәзерге Тукай районы Князево авылы, 1971), Лаеш крахмал заводы (1974), Куралово мальтоза заводы (Югары Ослан районы Куралово авылы, 1987) керә. 1996 елдан АҖ, кукуруз (елга 3 мең т), арпа (1000 т), арыш (12 мең т) эшкәртү, мальтоза патокасы (3 мең т), квас ачыткычы концен­траты (10 мең т), саго (600 т) җитештерү, арыш, арпа, бодай үстерү (мәйданы 1800 га, сөрүлек җирләр 1500 га) цехлары итеп үзгәртелгән Казан һәм Куралово мальтоза, Лаеш крахмал заводлары җирлегендә төзелә.

1996 елдан предприятие төп продукцияне эшләп чыгару өчен ферментланган коры арыш салаты һәм чимал арпа салаты җитештерә; Халыкара «Сыра һәм эчемлекләр. 21 нче гасыр» тикшеренү үзәге белән хезмәттәшлек итә. 2008 елда квас ачыткычы концентраты җитештерүнең яңа технологиясе гамәлгә кертелә. Нәтиҗәдә, продукция чыгару арта, аның сыйфаты яхшыра.

«Таткрахмалпатока» АҖ продукциясен Россия һәм якын чит илләр азык-төлек җитештерү сәнәгатенең икмәк пешерү, кондитер, сыра, алкогольсез эчемлекләр җитештерү тармаклары предприятиеләренә (барлыгы 400 дән артык, шул исәптән 350 даими кулланучы) сата.

Предприятие җитәкчеләре: Х.Г.Сафиуллин (1966–1976), А.Н.Никифоров (1976–1984), А.М.Айбатов (1984–1987), Ю.К.Кулемин (1987–1989), А.И.Прокопьев (1989 елдан).

Әдәбият  

Фабрично-заводские предприятия Российской империи. П., 1914;

Назипова К.А. Национализация промышленности в Татарии (1917–1921). М., 1976.

Авторлар — М.Җ.Гаитов, Р.З.Мансуров