Биографиясе

1929 елның 7 июле, Үзбәкстан ССР, Фирганә шәһәре — 1966 елның 20 июле, Казан.

Казан ветеринария институтын тәмамлаганнан соң (1953), шунда ук эшли.

1959–1961 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында авыл хуҗалыгы бүлеге башлыгы урынбасары, 1961–1963 елларда ТАССР авыл хуҗалыгы министры урынбасары, бер үк вакытта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясе директоры.

1963–1966 елларда Казан ветеринария институтының анатомия кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре йорт хайваннарының эчке органнары иннервациясен тәэмин итүче вегетатив нервларның макро- һәм микроморфологиясенә карый.

Хезмәтләре

Морфология симпатических стволов и некоторых их ветвей у лошади // Уч. зап. Казан. гос. вет. института им. Н.Э.Баумана. 1957. Т. 67;

Нервы сердца и лёгких домашних животных // Уч. зап. Казан. гос. вет. института им. Н.Э.Баумана. 1961. Т. 80.

Әдәбият          

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.). К., 2006.

Автор — Р.И.Ситдыйков