Янутсыман этнең табигый ареалы — РФнең Ерак Көнчыгышы (Уссури крае), шулай ук Кытай, Корея, Япония, Төньяк Вьетнамның урманлы өлкәләре.

1920 еллар ахырында янутсыман эт СССРның төрле районнарына таратыла. 1934 елда Татарстанга китерелә һәм Алексеев районына 100 янутсыман эт җибәрелә, хәзер бөтен җирдә диярлек киң таралган.

Тышкы кыяфәте белән төлкене хәтерләтә. Гәүдәсенең озынлыгы 80 см га, койрыгы 15–25 см га кадәр, авырлыгы 8–10 кг. Кыска аяклы, очлы танаулы һәм кара-көрән кыллар катыш соргылт-тонык сары төстәге бик озын (12 см тирәсе) йонлы. Танавындагы карарак төстәге «битлек» һәм башының аксыл төстә булуы янутсыман этне янутка охшата (исеме шуннан). Гәүдәсенең аскы өлеше саргылт-көрән, аяклары кара-көрән. Кечерәк мәйданлы ачык урыннары булган дымлы катнаш һәм яфраклы урманнарда, елга үзәннәрендәге һәм сазлык кырыйларындагы куаклыкларда оялый. Төрле типтагы яшеренү урыннары: җәен — өннәр, кышын — үсемлекләр белән капланган ерымнар, тугайлы урманнар, тау битләрендәге куышларны сайлый; бурсык ояларын файдалана. Җәйге чорда бөҗәкләр, бакалар, вак кимерүчеләр, моллюсклар, балык белән туклана. Язын һәм көзен рационда үсемлек азык (үсемлекләрнең вегетатив өлешләре, бүлбе, тамырча, җиләк, кыяклылар бөртекләре, чикләвекләр) өстенлек итә. Гадәттә, ноябрьдә йокыга тала, кагыйдә буларак, февраль-мартта уяна. Кышкы йокы тәмамланганнан соң, көннәр җылыну белән кушылу вакыты башлана. Буазлык чоры — 60–64 көн. 5–7 (кайвакыт 11–16 га кадәр) бала китерә. Җәй ахырына кадәр янутсыман эт балалары олы затлар белән яши, сентябрь-октябрьдә мөстәкыйль яшәүгә күчәләр. Җенси яктан 8–10 айда җитлегә. 11 елга кадәр яши. Янутсыман этнең иң куркыныч дошманнары — бүре һәм селәүсен. Кайвакыт балалары ерткыч кошларның корбаны була.

Янутсыман эт — мех кәсепчелеге объекты.

Кәсепчелек кошлары — үрдәкләр, көртлекләр һ.б.ның йомыркаларын һәм ояларын юк итеп, сунарчылык хуҗалыгына зыян китерә