Гәүдәсенең озынлыгы 5 см га кадәр, ата затлар металлсыман-зәңгәр, ана затлар алтынсыман-яшел төстә. Канат җәеме 6 см га кадәр: ата затларның канатлары төбе һәм очы төссез, уртасы киң зәңгәр бәйләвечле; ана затларның — төссез диярлек, металлсыман-яшел сеңерле.

Татарстанның бөтен территориясендә таралган. Елга һәм инеш буйларында тереклек итә, судан ерак китми. Әкрен җилпенеп оча. Ерткыч, бөҗәкләр белән туена. Личинкалары суда үсә.