Елга кыслалары, креветкалар, омар һәм лангустларның зур, аеруча оешкан төркемнәре. 8500 дән артык төре билгеле. Элек Татарстан территориясендә елга кыслаларының 2 төре очрый: киңаяклы кысла (Astacus astacus) һәм тараяклы кысла (A. leptodactylus) Идел, Кама һәм кече елгаларда таралганнар. Хәзер фәкать икенче төре генә очрый.

Гәүдәсе 10–18 см озынлыкта, өске яктан карапакс белән капланаган башкүкрәктән һәм бунтыклы озын корсактан тора.

Унаяклы кысласыманнар — чиста су индикаторлары.

Кыйммәтле азык продукты буларак элек промысел әһәмиятенә ия булган. Хәзерге вакытта күбесенчә һәвәскәр балыкчылар тарафыннан махсус капкын — «кысла кыскычлар» белән аулана.

Тараяклы кысла ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).

Тараяклы кысла