- РУС
- ТАТ
тау инженеры, ТР Дәүләт бүләге лауреаты (1997)
1947 елның 22 октябрендә Башкортстан АССРның Әлшәй районы Раевка поселогында туа.
Уфа нефть институтын тәмамлый (1972).
1972–1981 елларда Татнефть ҖБнең Лениногорск катламнарның нефть бирүчәнлеген күтәрү һәм скважиналарны капиталь ремонтлау идарәсендә бораулаучы ярдәмчесе, мастер, техник бүлек башлыгы, 1981–1993 елларда Минзәлә нефть эзләү, бораулау идарәсендә цех башлыгы.
1993–2002 елларда «Силен» фирмасы ҖЧҖтә баш инженер.
Уйлап табуга 12 патенты бар.
Дәүләт бүләге аз дебитлы скважиналарның җитештерүчәнлеген күтәрүдә яңа термоимплозион һәм тишекле-имплозион экспресс-технологияләр эшләгәне һәм киң кулланышка керткәне өчен бирелә.
Медаль белән бүләкләнә.
Экспресс-технологии добычи нефти // Науч. Татарстан. 1997. № 2 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.