11 төре билгеле. Евразиянең урман, урман-дала һәм дала зоналарында таралган.

Татарстан территориясендә 2 төре бар. Урман тычканчыгы (S. betulina) бөтен районнарда, дала тычканчыгы (S. subtilis) Кама аръягында очрый. Далаланган тау битләрендә, нарат урманнарының яфраклы агачлар үскән урыннарында, көтүлек һәм печәнлек җирләрдә яшиләр.

Тышкы кыяфәте һәм зурлыгы (5-10 см) буенча тычканнарны хәтерләтәләр. Койрыгы гәүдәсенә караганда шактый озын (5,5-16 см), мөгезчел тәңкәчекләр һәм сирәк, кыска төкчәләр белән капланган. Алгыларына караганда арткы аяклары шактый озын, шул сәбәпле алар сикереп хәрәкәтләнәләр. Танавы очлы, колаклары зур. Сырты буйлап кара «тасма» сузылган. Урман тычканчыгының гәүдә өсте саргылт-җирән, дала тычканчыгының тонык соры төстә. Ояларын иске агач төпләрендәге ярыкларда ясыйлар. Төнлә һәм эңгер-меңгердә активлар. Бөҗәкләр, личинкалар, үләнчел үсемлекләрнең яшел өлешләре, агач орлыклары белән туеналар. Май аеннан июльгә кадәр үрчиләр. Буазлык чоры – 25-30 көн. Ана затлар уртача 5 бала китерә. Кышын йокыга талалар.

Ике төре дә ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Урман тычканчыгы

Урман тычканчыгы