Биографиясе

1897 елның 28 декабре (1898 елның 9 гыйнвары), Воронеж шәһәре – 1968 елның 4 августы, Украина ССРның Симферополь шәһәре.

Гражданнар сугышында катнаша. 1918 елда Казак армиясенең җәза отрядына алына, Уральск прапорщиклар мәктәбендә укый.

1920 елда кызылармиячеләргә әсирлеккә бирелә, концлагерьга җибәрелә, 1921 елда азат ителә һәм Владимир губернасының Муром шәһәрендәге театр труппасына актёр булып урнаша.

1924 елда Саратов театр техникумына укырга керә, аны тәмамлаганнан соң, Воронеж (1927–1931), Казан Зур (1931–1950), Симферополь (1950–1959) драма театрларында эшли.

Иҗаты

П.И.Ососков Тимербай ролендә («Мулланур Вахитов», Н. Исәнбәт)

Казан театры сәхнәсендә 100 гә якын роль башкара. Ососков — көчле характерлы, иҗади хыялга бай һәм күзәтүчән актёр; зур булмаган рольдә дә сәнгатьчә чаралар табып, истә калырлык образ тудыра ала.

Аның башкаруында Сенечка Перчаткин («Чит кеше баласы», В.В.Шкваркин) — гротесклы фигура, Василий Шуйский («Фёдор патша», А.К.Толстой) — икейөзлелекне гәүдәләндерүче образ. Актёрга тормышчан оптимизм белән сугарылган, кыю, акыллы, халыкчан характерлар аеруча якын була. Ул иҗат иткән Денис Давыдов («Фельдмаршал Кутузов», В.А.Соловьёв), чик буе сугышчысы Кульков («Чик сакчылары», Н.Ф.Погодин), француз эшчесе Селестен («Интервенция», Л.И.Славин), комиссар Иван Гора («Михнәтле заман», А.Н.Толстой романы буенча) шундыйлардан.

Ососков рус һәм дөнья классикасы әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә зур рольләр башкара. Алар арасында Загорецкий («Акыллылык бәласе», А.С.Грибоедов), Бобчинский, Хлопов («Ревизор», Н.В.Гоголь), Белогубов, Аркадий Счастливцев («Төшемле урын», «Урман», А.Н.Островский), Костылёв («Тормыш төбендә», М.Горький) була.

Актёрның Казан театры сәхнәсендә башкарган соңгы зур рольләренең берсе — Н.Исәнбәт пьесасы буенча куелган «Мулланур Вахитов» спектаклендәге Тимербай образы.

1934–1935 елларда Казан университетында студентлар театры белән җитәкчелек итә.

Әдәбият  

Ингвар И., Илялова И., Русский театр в Казани. К., 1991.

Автор — Ю.А.Благов