Антарктида һәм Көньяк Американың шактый өлешеннән кала, бөтен Җир шарында таралган.

Татарстан территориясендә 3–5 пар оялый. Миграция чорында 20–30 кош була.

Гәүдәсенең озынлыгы 40–50 см, канат җәеме 85–120 см. Авырлыгы 600–1300 г (ана кошлар аталарына караганда зуррак). Каурый капламы тыгыз, каты. Өске ягы күгелҗем-кара, асты аксыл-чуар төстә, башының ян-ягында кара «мыеклар» аерылып тора. Гәүдәсе зур, түше киң, канатлары киң, очлы, койрыгы чагыштырмача кыска, бармаклары очлы, нык бөгелгән озын тырнаклы. Ояларын биек агачларда, текә ярларда, каралтыларда кора. Сапсан гомерлеккә парлаша. Кызгылт-көрән 2–4 йомырка сала. Нигездә, кошлар (күгәрчен, үрдәк, шөлди, ала каргалар) белән туклана. Түбәннән очканда тизлеге 300 км/сәг кә (кошлар арасында иң зур тизлек) җитә.

Күп кенә халыклар эпосында сапсан — матурлык һәм батырлык гәүдәләнеше; геральдикада аеруча еш кулланылучы үрнәк.

ТРның Кызыл китабына кертелгән.