Озынмыеклылар (Dolichocera) асотрядыннан – чикерткәсыманнар һәм өй чикерткәләре, кыскамыеклылардан (Brachycera) триперстлар һәм саранчалар өссемьялыкларын берләштерә.

Дөнья фаунасында – 20 меңнән артык, Россиядә – 700 гә якын, Татарстан территориясендә 64 төре билгеле.

Гәүдәсе сузынкы, 0,4-8 см озынлыкта, гадәттә, ян-яктан кысылган, күбрәк яшел яки коңгырт төстә. Күзләре зур. Авыз аппараты кимерүче типта. 1 нче, 2 нче пар аяклары – йөрүгә, 3 нчесе сикерүгә җайлашкан, ара-тирә казучы аяклары да була. Алгы канатлары тар, тыгыз, туры (исеме шуннан), арткылары – киң, йомшак, тыныч халәттә, җилпәзәсыман, алгылары астына җыела, кайбер төрләрендә канатлар юк. Корсагының арткы өлешендә күкәй салгычы булган ана затлар күкәйләрен туфракка яки үсемлек тукымасына салалар. Яшәү рәвеше буенча личинкалар олы затлардан аерылмый. Турыканатлыларның күпчелеге арткы аякларын канат өслегенә яки канат өслекләрен бер-берсенә ышкып чырылдавык тавыш чыгара. Күбесе үсемлекләр белән туена, кайберләре – ерткычлар.

Татарстан территориясендә 6 семьялык вәкилләре очрый: чын чикерткәләр (Tettigoniidae), аючикерткәләр, чикерткәсыманнар, саранчалар, тетрикслар (Tetrigidae) һәм триперстлар (Tridactylidae) (карарга таблицаны).

Аеруча яшел чикерткә (Tettigonia viridissima), сайрар чикерткә (T. cantaus), соры чикерткә (Decticus verrucivorus) киң таралган. Урман буйларында, урман аланнарында, болын, көтүлекләрдә яшиләр. 

Шулай ук синантроп төр – өй чикерткәсе бар.

Кайбер турыканатлылар авыл хуҗалыгы культураларына зыян китерә, аеруча аючикерткәләр һәм саранчалар куркыныч: Азия саранчасы (Locusta migratoria), Себер вак чикерткәсе (Aeropus sibiricus) һәм Италия саранчасы (Calliptamus italicus), өер булып очып йөрүче төрләргә керәләр.

Республиканың көньяк-көнчыгышында Россиядә очрый торган иң зур чикерткә – дала чикерткәсе (Saga pedo) – РФ һәм МСОП Кызыл китапларына кертелгән бик сирәк төр билгеләнгән.

ТР территориясендә сирәк, берәмләп кенә очраучы кыр чикерткәсе (Melanogryllus campestris), Лаксманн чикерткәсе (Onconothus laxmanni) далаланган җирләрдә, гади триперст (Trydactileus variegatus) сулык ярларында яши.

Пычкыкойрык чикерткә (Poecilimon intermedius), чытырдавык саранча (Bryodema tuberculatum) ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).