46 төре билгеле, РФ дә – 3, Татарстан территориясендә 1 төре – гади аючикерткәләр (Gryllotalpa gryllotalpa) очрый.

Гәүдәсенең озынлыгы 35-50 мм, көрән-коңгырт төстә, аркасының өске өлеше нык үскән, канат өслекләре кыска, канатлары ярылы, озын; алгы очлыклары – җир казу, уртадагылары һәм арттагылары йөрү өчен җайлашкан. Зур бөҗәкләр һәм личинкалар туфракта яши, сирәк кенә туфракның өске катлавында да күренә. Гади аючикерткәләр очу сәләтен югалтмаган һәм җенси активлык чорында, чикерткә тавышы чыгарып, төнлә оча. Зур бөҗәк һәм урта яшьтәге личинка кышлый. Кышлаганнан соң, май-июнь айларында ана бөҗәк җирне 10-25 см тирәнлектә казып, йомшартып, ояга керү юлы, өн ясый һәм шунда 300 гә кадәр йомырка сала. 10-20 тәүлектән соң туган личинкалар башта бергә яши, аннан соң үрмәләп тарала; аларның үсеше 12-14 ай дәвам итә.

Җир асты юллары салып, гади аючикерткәләр төрле үсемлекләрнең җир асты өлешләре, шулай ук вак бөҗәкләр, суалчаннар һәм башка шундыйлар белән туклана.

Авыл хуҗалыгы культураларына һәм урман питомникларындагы, күбесенчә сулыклар янындагы һәм башка дымлы урыннардагы чәчүлекләргә зур зыян китерә.

Көрәш чаралары: чокыр һәм канаулар казып тозак салалар; тирән итеп туңга сөрәләр; туфракны карботион һәм дихлорэтан белән эшкәртәләр; үсентене күчереп утыртканчы, 2-3 см тирәнлектә агуланган җим күмәләр.