Казан университетында 1871 елда эмбриология, гистология һәм чагыштырма анатомия (мөдире К.А.Арнштейн) кафедрасын ачу нейрогистология (аерым органнарга хас күзәнәкләрне өйрәнү) өлкәсендә фәнни тикшеренүләр активлашуга китерә.

Гистологик өйрәнүләр методикасына яшәү чорында нерв элементларын метилен-зәңгәр ярдәмендә буяуны гамәлгә кертү белән (К.А.Арнштейн, А.Е.Смирнов, А.С.Догель) тикшеренүләрнең яңа этабы башлана.

1870–1880 елларда чәч, тире бизләрендәге нерв очлары тасвирлана, тәмамланган очлардагы нерв аппаратлары төзелеше, мөгез катлам, төсле катлам тышчасы иннервациясе (К.А.Арнштейн, А.Г.Герберг), ашкайнату тракты тамырлары, бизләрнең секретор иннервациясе (И.Гоняев), үңәч һәм ашказаны эпителиенда ирекле нерв очлары тикшерелә; периферик нерв системасының соматик бүлеге төзелеше закончалыклары билгеләнә.

1920 елларда А.Н.Миславский тарафыннан вегетатив нерв системасына гистологик тикшеренүләргә нигез салына, тиренең эпителиаль тукымасы, бөер күзәнәкләре, ашказаны асты бизе төзелеше өйрәнелә, гистологик тикшеренүләр вакытында көмеш тозлары белән нейроннарны импрегнацияләү ысулы гамәлгә кертелә. Н.Левандовскийның миокард иннервациясе буенча хезмәте йөрәк органнарының эчке нерв аппараты турындагы тәгълимат үсешенә башлангыч бирә.

1930 елларда сулыш органнары иннервациясен өйрәнү дәвам итә. Г.И.Забусов, Н.Г.Колосов, Г.А.Поликарпова хезмәтләрендә үткәрүче синтицийнең бер үк җирендә янәшә ятучы ике вазифалы нерв үткәргечләренең терминаль ботаклануы нигезләнә; Б.И.Лаврентьев һәм Н.Г.Колосов тарафыннан ашкайнату трактының иннервацион төзелешенең цитоархитектоникасын өйрәнүгә нигез салына. Үзәк цилиндрларның кабельләр булып урнашу системасы турында тәгълимат раслана.

Бу тикшеренүләрне Г.И.Забусов, И.Ф.Иванов, М.А.Мәкъсудов, В.Н.Мурат, А.П.Маслов (1930–1940 елларда)  дәвам итәләр. Гистологик тикшеренүләр үсешендә А.Н.Миславский шәкертләренең зур сеңерләр иннервациясе (Р.А.Чураев), фаллопий көпшәләре иннервациясе турында (М.А.Романов) хезмәтләр зур роль уйный.

Казан гистологлары тарафыннан эчке секреция бизләренең микротөзелеше өйрәнелә, кеше һәм хайваннар нерв системасы вегетатив бүлегенең нейрон төзелеше, буй-буйлы аркылы мускулларның симпатик иннервациясе исбатлана, ашкайнату юлының интрамураль нерв үрелмәләрендә сизгер нервлар булуы исбатлана, скелет мускуллары бүленеше һәм сыгылмалыгының гомуми закончалыклары тасвирлап бирелә, мускулларның кыскару күрсәткечләрен көйләү үзенчәлекләре күрсәтелә (Н.П.Резвяков).

1970 елларда төрле патологик процесслар вакытында нерв системасының периферик бүлекләре торышын өйрәнүгә башлангыч салына, нерв системасындагы ретоград дегенерация дип аталган күренешләр турында яңа мәгълүматлар алына, сизүчән нейроннарның трофик функцияләре, нерв очларының цитохимиясе (Э.Г.Улумбәков) өйрәнелә.

1980 еллардан гистологик кисештәге матдәләрне сан ягыннан бәяләү белән параллель рәвештә рецепторда матдәләр алмашын бәяләү (Ю.А.Челышев) һәм, микрохимия алымнары (Р.Р.Гатауллин) кулланып, гистохимик тикшеренүләр үткәрелә башлый.