Биографиясе

1923 елның 7 ноябре, Бөгелмә кантоны Мәсәгут авылы – 1996 елның 19 августы, Азнакай шәһәре.

Бөек Ватан сугышында катнаша. 1950–1988 елларда «Татнефть» җитештерү берләшмәсенең Азнакай бораулау эшләре идарәсендә вышка монтажлаучылар бригадиры булып эшли.

Бүләкләре

Герой исеме хезмәттә югары күрсәткечләргә ирешкән һәм бораулау вышкаларын монтажлауда комплекслы звенолар ысулын гамәлгә керткән өчен бирелә.

Ленин, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр, шул исәптән ВДНХның алтын медале белән бүләкләнә.

Истәлеге

Азнакай шәһәрендәге бер урамга Баһманов исеме бирелә (1997), туган авылында бюст куела (1996).

Әдәбият

Низамов И. Багманов Гарай Маулетбаевич // Герои Социалистического Труда Татарии. Казань, 1980.

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы – наши земляки. Казань, 2003.