Эчтәлек

«Угызнамә»нең урта гасырлардагы төрекмән, төрек, уйгыр телләрендәге кулъязмалары һәм аерым өзекләре сакланган. Иң борынгысы — XIII–XIV йөзләрдәге карлук-уйгыр версиясе (XV йөздә язып алынган, Париж милли китапханәсендә саклана).

XVII йөздә Хива ханы Әбелгазый Баһадур хан эпосның «Төрекмәннәр шәҗәрәсе» («Шәҗәрә-и тәрәкимә»), «Төркиләр шәҗәрәсе» («Шәҗәрә-и төрк») исемле мөселман версияләрен иҗат итә.

Дастанның теле, төзелеше, аерым кисәкләре XVIII–XX йөзләр татар әдәбиятына йогынты ясый.

«Угызнамә» мотивларына таянып, Ф.Бурнаш «Коркыт» (1916) поэмасын яза.

Әдәбият  

Щербак А.М. Огуз-наме. Мухаббат-наме. М., 1959.