Биографиясе

1899 елның 19 мае, Мәскәү — 1994 елның 7 августы, шунда ук.

«Бурсыклар» («Барсуки», 1924), «Карак» («Вор», 1927), «Соть» (1930), «Океанга юл» («Дорога на океан», 1935), «Рус урманы» («Русский лес», 1953; Ленин бүләге, 1957), «Пирамида» (1994) романнары, повестьлар, пьесалар, публицистик мәкаләләр һ.б. авторы.

Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 елның октябреннән 1942 елның мае ахырына кадәр Чистайда яши. Кабат анда 1942 елның октябрь–ноябрендә һәм 1943 елның июнендә була. Чистай чорында «Ябырылу» («Нашествие», 1942; СССР Дәүләт бүләге, 1943) пьесасы, «Безнең Мәскәү» («Наша Москва», 1941), «Язучылар фронтта» («Писатели на фронте», 1942) мәкаләләре языла, «Ленушка» (1943), «Алтын карета» («Золотая карета», 1946) пьесалары языла башлый.

Леонов шәһәрнең мәдәни тормышында актив катнаша, әдәби кичәләрдә аерым битләре Алабуга шәһәренә һәм Кама елгасына багышланган «Океанга юл» романыннан өзекләр укый. 1942 елның октябрендә Чистай театрында «Ябырылу» пьесасын сәхнәләштерүдә катнаша (премьерасы 1942 елның ноябрендә була). 1943 елның мартында пьеса Казан Зур драма театры, 1980 елда Татар академия театры сәхнәләрендә куела.

Леоновның күп кенә әсәрләрендә («Ябырылу», «Алтын карета», «Рус урманы», «Великошумскны алу») Чистай һәм Казанда алган тәэсирләре чагылыш таба.

СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1977).

1946–1970 елларда СССР Югары Советы депутаты.

Әдәбият

Давыдов И.В. С думой о фронте. К., 1984.                        

Автор — Г.С.Муханов