Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларда нигез салына.

Оештырылган вакытыннан ТАССРның Зөя кантонына керә. 1927 елның 14 февраленнән – Зөя, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Яр буе Морквашы авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елдан – поселок “Красный партизан” колхозы (Яр буе Морквашы авылы; 1952 елда “Партизан” итеп үзгәртелә), 1958 елдан – “Путь к коммунизму” колхозы (Югары Ослан авылы, 1970 елда “Услонский” совхозы итеп үзгәртелә), 1982 елдан – “Набережный” совхозы (Яр буе Морквашы авылы) составында (1998–2007 елларда “Морквашка” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте).

Халкы бакчачылык белән шөгыльләнә.

Халык саны

1938 елда – 89,
1949 елда – 66,
1958 елда – 69,
1970 елда – 37,
1979 елда – 23,
1989 елда – 20,
2002 елда – 12,
2010 елда – 5,
2017 елда – 7 кеше (руслар, татарлар, чуашлар).