Тарихы

1616 елдан мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук баш киемнәре тегү тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, су тегермәне, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1394,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Яңа Чүриле волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба, 1944 елның 19 февраленнән – Чүриле, 1956 елның 14 маеннан – Саба районында.

Хәзер – Югары Симет авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында «Кызыл Байрак» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Г.Бикмиев). 1956 елдан авылда – «Үзәк» колхозы (үзәк утары – Югары Симет авылы), 1995 елдан – шул ук исемдәге күмәк предприятие, 2008 елдан «Симет» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1958 елга кадәр башлангыч мәктәп эшләп килә, соңрак – сигезьеллык, 1988 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә, 2010 елда ябыла.

Авылда «Шатлык» балалар бакчасы (1990 елдан), мәдәният йорты (2017 елда яңа бина төзелә), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1997 елдан), шулай ук төзекләндерелгән «Зөбәрҗәт» чишмәсе.

Халык саны

1782 елда – 79 ир-ат;
1859 елда – 487,
1897 елда – 781,
1908 елда – 846,
1920 елда – 908,
1926 елда – 752,
1938 елда – 667,
1949 елда – 537,
1970 елда – 412,
1979 елда – 292,
1989 елда – 243,
2002 елда – 202,
2010 елда – 187,
2020 елда – 158 кеше (татарлар).