60 тан артык төре билгеле, Евразиядә таралганнар.

ТР территориясендә 5 төре бар: гади яки Брандт төн ярканаты (M. brandti), су төн ярканаты (M. daubentoni), Наттерер төн ярканаты (M. nattereri), мыеклач төн ярканаты (M. mystacinus), буа төн ярканаты (M. dasycneme). Фауна өчен сирәк төрләр. Сулыклар янында, елга тугайларында, шулай ук урманнарда, урман ерымнарында, агач куышларында, корылмаларда колония булып һәм аерым да яшиләр.

Мыеклач төн ярканатының (Татарстанда очрый торган төн ярканаты арасында иң кечкенәсе) озынлыгы 39-46 мм, канатлары 35-37 мм; буа төн ярканатныкы (иң зурысы) – ярашлы рәвештә 62 мм га кадәр һәм 49 мм. Канатлары киң, кыска, җәенке. Колаклары чагыштырмача озын. Төрле-төрле төсмерле коңгырт: тонык-коңгырттан зәйтүнсыман-көрәнгә кадәр төстә. Эңгер-меңгердә ауга чыга. Кискен борылышлар ясап, тиз оча. Парканатлылар, челтәрканатлылар, көнлекчеләр, вак коңгызлар белән туклана. Ана затлар җәен 1-2 бала тудыра.

Барлык төрләре дә ТРның Кызыл китабына кертелгән.