Европа һәм Азиядә таралган.

ТР территориясенә апрель уртасында очып килә. Күләгәле киң яфраклы урманнарда яши.

Каурый катламы тыгыз, түгәрәк, озынлыгы 35 см га кадәр. Авырлыгы якынча 400 г. Канатлары киң, кыска. Томшыгы озын, туры. Аркасы чуар җирән-коңгырт, корсагы аркылы сызыклы ачыграк төстә. Күчмә кош. Яшәү рәвеше төнлә һәм караңгылы-яктылыда. Ана зат оясын урманның караңгы почмагында җирдә ясый. Кара тимгелле 4 тонык кызыл йомырка сала. Яңгыр суалчаннары, бөҗәкләр һәм аларның личинкалары белән туклана.

Спорт аучылыгы объекты.