600 дән артык төре билгеле, киң таралганнар; Россиядә 100 дән артык төре очрый.

Канат җәеме 20-30 мм, коңгырт, сары, соры, сирәк кенә ак төстә; кагыйдә буларак, тармакларга телгәләнгән: алгылары – 2 гә, арткылары – 3 кә. Канат пластинкалары телгәләнмәгән очракта, арткы канатларының түбәнге өлешендә озын төкчәләр бәйләме барлыкка килә. Гәүдәсе юка, аяклары озын. Гусеницалары вак, кыска, чагыштырмача калын; үләнчел үсемлекләрнең төрелгән яфракларында, кайвакыт сабак эчендә яшиләр.

Татарстан территориясендә җете ак телмәканатлылар (Alucita pentadactila), кыскычсыман телмәканатлылар (Pselnophorus brachydactylus) һәм бер бармаклы телмәканатлылар (Emmelina monodactila) еш очрый.

Җете ак телмәканатлылар