Биографиясе

1937 елның 18 мае, Мәскәү — 2010 елның 28 гыйнваре, Казан.

1959 елда Казан университетын тәмамлый, 1961 елдан шунда ук эшли: аэрогидромеханика кафедрасы мөдире (1994–2002), бер үк вакытта механика-математика факультеты деканы (1993–1996).

Хезмәтләре транставыш тизлекле газлар динамикасына, электрохимик форма үзгәртүләрне исәпләүнең гидродинамик алымнарына карый. Клоков авиация һәм приборлар төзелешендә кулланыла торган үлчәнешле стационар электрохимик форма үзгәртү мәсьәләләрен тикшерү өчен тизлек годографы алымын эшли. Аның металларны үлчәнешле электрохимик эшкәртүне математик сурәтләү өлкәсендәге тикшеренүләре кире катнаш кырый мәсьәләләр теориясенең аналитик функцияләр өчен кулланылышын киңәйтә.

ТР Дәүләт бүләге лауреаты (1996). Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Применение метода прямых для построения профиля по известному годографу скорости дозвукового потока // Тр. семинара по краевым задачам. 1968. Вып. 5;

Электрохимическое формообразование. К., 1984;

Методы расчёта электрохимического формообразования. К., 1990 (автордаш).