И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Фәридә Кудашева. 2022

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Биографиясе

1920 елның 15 декабре, Уфа губернасы Уфа кантоны хәзер БРның Чишмә районы Келәш авылы — 2010 елның 9 октябре, Уфа.

1939 елда Уфа театр-сәнгать училищесенең театр бүлеген тәмамлый.

1939–1941 елларда Дүртөйле колхоз-совхоз театрында, 1944–1947 елларда Башкорт академия драма театрында артист.

1941–1944, 1956–1978 елларда Башкорт филармониясендә, 1948–1956 елларда Башкорт радиосында солист.

Иҗаты

Кудашева иҗаты — татар һәм башкорт эстрада сәнгатенең иң күренекле казанышларыннан берсе.

Җырчы сирәк очрый торган гаҗәеп нәзакатьле, йомшак тембрлы тавышка ия була. Җырларын ихлас күңелдән, тирән хис белән башкара. Кудашеваның киң концерт репертуарына Татарстан һәм Башкортстан композиторларының вокаль әсәрләре, татар һәм башкорт халык җырлары керә.

Башкорт һәм татар халык җырларын тыңлаучыга иң камил җиткерүчеләрнең берсе («Сибай кантон», «Урал», «Уел», «Сакмар», «Сарман», «Ашказар», «Азамат», «Сандугач», «Илче Гайсә», «Зөлхиҗә», «Хәмдия», «Колай кантон», «Салкын чишмә», «Бибкәй», «Казан кантоны» һ.б.). Киң масса тыңлаучылар алдында зур популярлык казана.

Халыклар Дуслыгы ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият

Башкортстан: Краткая энцикл. Уфа, 1996.