Ван-Флек ионнарының үтә нечкә күчешләрендә магнит резонансын Максут М. Зарипов 1956 елда фаразлый һәм тимер төркеме ионнары төшләрендә (С.А.Альтшулер, В.Н.Ястребов, 1964) һәм сирәк җир ионнары төшләрендә (М.А.Теплов, 1967) ул эксперименталь күзәтелә.

С.А.Альтшулер бу матдәләрне адиабатик магнитсызлау юлы белән үтә түбән температуралар алу өчен кулланырга тәкъдим итә (1966).

Бу өлкәдәге төп казанышлар:

  • PrF3 тә 141Pr нең акустик төш резонансын беренче тапкыр күзәтү (С.А.Альтшулер, А.Х.Хәсәнов, М.А.Теплов һ.б., 1979),
  • тулий этилсульфатындагы 169Tm төшләре белән сыек 3He төшләре арасында магнитик резонанслы бәйләнешләр барлыгын ачыклау (М.С.Таһиров, М.А.Теплов, А.В.Егоров, Ф.Л.Әүхәдиев, 1984),
  • TmES монокристаллында субмиллиметрлы ЭПР Tm3+ күренешен беренче тапкыр күзәтү (М.С.Таһиров, Д.А.Таюрский, 1996).