Евразиядә таралган. ТР территориясендә барлык районнарда да очрый. Болыннарда, сазлыкларда, авыл хуҗалыгы чәчүлекләрендә яши.

Гәүдәсе якынча 30 см озынлыкта, ян-ягы кысылган, авырлыгы 150–200 г. Каурыйлары коңгырт-җирән, аркасы аксыл, ян-яклары, язын һәм җәен бүксәсе һәм түше кызгылт-соры, көзен кызгылт-җирән төстә. Канатлары саргылт ак тимгелле. Томшыгы нык, кыска. Тиз йөгерә, начар һәм сүлпән оча. Төнлә актив. Майда очып килә. Оясын куак астындагы коры үлән түшәлгән чокырчыкта кора. Кызгылт-көрән тимгелле 7–12 аксыл йомырка сала. Балалары июль башында чыга. Бөҗәкләр, моллюсклар, суалчаннар, үсемлек орлыклары белән туклана.

Спорт сунарчылыгы объекты.

Сентябрьдә берәрләп яки зур булмаган төркем булып очып китәләр.