6 төре билгеле, Евразия һәм Төньяк Америкада таралганнар. ТР территориясендә 2 төре: урман сусары (M. martes) республиканың барлык территориясендәге урман массивларында очрый, агач куышларында, тиен һәм зур кош ояларында яши; таш сусары (M. foina) — Идел алдында, куаклыклар арасында, ерым, сызаларда, торак пунктлар янында яши; ояларын ташлар арасында кора.

Озынча, кыска аяклы, гәүдәсенең озынлыгы 35–45 см, койрыгы йөнтәс, 9–13 см озынлыкта, авырлыгы 1,6 кг га кадәр. Ана сусарлар аталарына караганда кечерәк. Танавы очлы. Колаклары шактый зур, өчпочмак формасында диярлек, очында түгәрәкләнгән.

Урман сусарының кышкы йоны куе, йомшак, аксыл һәм коңгырт төстә; муенында зур сары тап бар. Таш сусарының йоны тупасрак, бик куе түгел, төсе аксылрак, муенындагы тап ак төстә, аяклары бераз төкчәле, койрыгы озынрак.

Сусарлар хәрәкәтчән һәм бик җитезләр, шома агач кәүсәләре буйлап үрмәли алалар. Яхшы йөзәләр. Күбесенчә эңгер-меңгердә һәм төнлә активлар. Нигездә, тычкансыман кимерүчеләр, шулай ук тиеннәр, төрле кошлар, бөҗәкләр, кайвакыт урман җиләкләре белән тукланалар. Сусарларның куышу чоры июль–августта; апрель–майда 2 дән 8 гә кадәр (гадәттә, 3–5) бала китерә. Яшәвенең 2 нче елында җенси яктан җитлегә. 14–16 ел яшиләр, әмма табигый шартларда бу яшькә сирәк җитәләр.

Урман сусары — лицензияле сунарчылык объекты.

Таш сусары ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Таш сусары

Урман сусары