200 гә якын төре билгеле, аларның күпчелеге тропикларда тереклек итә. Татарстан территориясендә бер төре – гади шомачык (Notonecta glauca) бар. Шомачыкларның барлык тереклек циклы су мохите белән бәйле.

Гәүдәсе һаваның каршылыгына аз бирешүчән формада, озынлыгы 10 мм дан озынрак. Канат өслекләре тонык, өске ягы кабарынкы, аркасы яшькелт төстә һәм су белән юешләнми, шунлыктан су астында кандала ялтырап күренә. Арткы аяклары йөзәргә яраклашкан. Шомачыклар арка ягы аста килеш төптән су өслегенә кадәр күтәреләләр, биредә корсакларының арткы очын судан чыгарып атм. һавасы җыялар.

Актив ерткычлар, чукмарбаш, маймычлар белән туена. Балыкчылыкка зыян китерәләр.