Биографиясе

1851 елның 25 сентябре, Вильно губернасы – ? Польша-Литва татарларыннан.

Петербургта 1 нче хәрби гимназиядә, 2 нче Константинов хәрби училищесендә, Михаил исемендәге артиллерия училищесендә укый. 1870–1899 елларда 26 нчы, 10 нчы артиллерия бригадасында хезмәт итә. 1899 елда полковник дәрәҗәсе ала һәм 29 нчы артиллерия бригадасының 2 нче дивизионы командиры итеп билгеләнә. 1904–1905 елгы рус-япон сугышында катнаша, бригада командиры, 8 нче армия корпусы артиллерия башлыгы вазифаларын башкаручы, 1905 елдан Россия армиясе генерал-майоры. 1906–1911 елларда бригада командиры, 29 нчы пехота дивизиясе командиры вазифаларын башкаручы, 20 нче армия корпусы артиллерия инспекторы вазифаларын башкаручы.

1911 елда отставкага чыга.

Бүләкләре

«Батырлык өчен» сүзләре язылган шәхси алтын корал, 3 нче һәм 4 нче дәрәҗә Изге Владимир, 2 нче, 3 нче дәрәҗә Изге Анна, 1 нче, 2 нче һәм 3 нче дәрәҗә Изге Станислав орденнары белән бүләкләнә.

Әдәбият

Гришин Я.Я., Шарафутдинов Д.Р. На службе Родине. Казань, 2005.

Автор – Я.Я.Гришин