2–3 төре билгеле, Евразиядә таралганнар. ТР территориясендә бер төре — гади шолган яки су тычканы (N. fodiens) бар. Кама алдында һәм Кама аръягында очрый. Су буйларында, сазлыкларда, дымлы урманнарда оялый. Куышлыклардагы яки тычкансыман кимерүчеләр, вак су тычканнары, ондатра өннәрендәге ояларда яши.

Гәүдәсенең озынлыгы 7,5–10 см, койрыгы 6,5–7 см; авырлыгы 10–22 г. Мехы юка, куе, бәрхетсыман, аркасында кара төстә, бүксәсендә көмешсыман-ак; су үткәрмәүче тоташ йон капламыннан тора. Борыны хортум булып сузылган. Шолганнар җир-су яшәү рәвешенә яраклашканнар, яхшы йөзәләр һәм чумалар. Бармак кырыйлары һәм аяк табаны каты төкчәләр белән каймаланган; колак кабырчыклары суда томаланалар. Елына берничә тапкыр 7–9 ар бала китерә. Яшәвенең беренче елында җенси яктан өлгерә. Яңгыр суалчаннары, бөҗәкләр һәм аларның личинкалары, кечкенә моллюсклар, балык уылдыгы һәм маймычлар белән туклана.

ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Гади шолган яки су тычканы