Татарстан территориясендә бер төре — Sialis lutaria очрый.

Гәүдәсе кара төстә, 8–12 мм озынлыкта, канатлары коңгырт, ярым үтә күренмәле, җәеме 22–34 мм. 2 ел яши, 9 тапкыр кабыгын сала. Тулы әверелешле. Сулыклар янында очрый, начар оча. Күкәйләрен, күч ясап, су һәм яр буе үсемлекләренә яки ташка сала. Чыккан личинкалар суга төшәләр һәм суда яшәү рәвеше алып баралар. Актив ерткычлар: хирономид, олигохет һ.б.ның личинкалары белән туеналар. Личинкаларның як-якларында аякларына охшаш трахея саңаклары урнашкан. Артык тирән булмаган, ләмле һәм төбендә үсемлек калдыклары булган агымсыз һәм агымлы сулыкларда яшиләр.