Биографиясе

1948 елның 11 маенда Ямал-Ненец автономияле округының Яр-Сале поселогында туган.

Казан консерваториясен вокал буенча (В.Лазько классы) тәмамлый. 1976–2000 елларда Татар опера һәм балет театры солисты.

Концерт эшчәнлеге

2006–2011 елларда Казанның Актерлар йорты директоры, бер үк вакытта концерт эшчәнлеген дәвам итә. Төп партияләре: Дон Базилио («Севильский цирюльник», Дж.Россини), Даланд («Летучий голландец», Р.Вагнер), Мефистофель («Фауст», Ш.Гуно), Цунига («Кармен», Ж.Бизе), Тегермәнче («Русалка», А.Даргомыжский), Варлаам («Борис Годунов», М.Мусоргский), Бораш, Журавлёв («Алтынчәч», «Җәлил», Н.Җиһанов), Җиһангир (шул исемдәге опера, Р.Гобәйдуллин), Фәхри («Кара йөзләр», Б.Мөлеков), Тимерхан («Ерактагы кәккүк тавышы», Р.Кәлимуллин) һ.б.

Татар композиторларының вокаль музыкасын пропагандалауга аеруча зур игътибар бирә.

Бөтенроссия совет җырлары конкурсы лауреаты (1978 ел, Сочи шәһәре).

Автор – Ф.Ш.Салитова