Европа, Азия, Австралия, Африка, Америкада таралган. ТР территориясендә Минзәлә районында Кама елгасы тугаенда күренә. Очып килгән төр. Кураклар үскән сай сулыкларда яши.

Гәүдәсенең озынлыгы 60 см га якын, авырлыгы 500–600 г. Каурый капламы металлсыман ялтыравыклы куе коңгырт төстә. Аяклары һәм муены озын. Томшыгы шулай ук озын, нечкә, ураксыман бөгелгән. Ояларын кураклар арасында кора. Ләмле сай сулыклардагы вак умырткасызлар белән туена.

Югала баручы кош, ТРның Кызыл китабына кертелгән.