1918 елның 29 октябрендә эшче һәм крәстиян яшьләре союзларының Беренче Бөтенроссия съездында Россия коммунистик яшьләр союзы (РКСМ) исеме белән оештырыла, 1924 елдан – РЛКСМ, 1926 елдан – ВЛКСМ.

Структурасы

Аның эшчәнлеге Коммунистлар партиясе программасы нигезендә алып барыла. ВЛКСМның үз уставы, үзәк һәм җирле җитәкче органнары була. предприятиеләрдә, колхоз-совхозларда, уку йортларында, Совет Армиясе гаскәри берәмлекләрендә башлангыч комсомол оешмалары оештырыла.

Югары органы – Бөтенсоюз съезды, съездлар арасында – Үзәк комитет, аның пленумнарында ВЛКСМ Үзәк комитетының бюросы, секретариаты сайлана.

ВЛКСМ әгъзалыгына 14 яшьтән 28 яшькәчә егетләр һәм кызлар кабул ителә.

Максатлары

Комсомол дәүләт һәм җәмгыять эшләре белән идарә итүдә, яшьләрне тәрбияләүдә, сәяси, халык хуҗалыгына кагылышлы һәм социаль-мәдәни мәсьәләләрне хәл итүдә актив катнаша. Коммунистлар партиясе ВЛКСМны яшьләр арасында үз идеологиясен уздыручы төп оешма итеп карый.

Комсомолның иң мөһим бурычы чын патриотлар, аңлы, югары белемле, хезмәт сөючән, төрле яктан хәзерлекле коммунизм төзүчеләр тәрбияләү, яшьләрне гамәли яктан коммунистик җәмгыять төзүгә җәлеп итү була. Комсомол яшь буынны пролетар интернационализм принципларына тугрылык рухында тәрбияләүгә омтыла, халыкара яшьләр хәрәкәтен җәелдерүгә ярдәм итә. ВЛКСМ әгъзалары хезмәттә үрнәк күрсәтергә, белемнәрне, мәдәниятне үзләштерергә, илнең сәяси тормышында актив катнашырга тиешләр.

Комсомол В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы белән җитәкчелек итә.

ТАССРда үсеше

Казанда ВЛКСМ оешмасы Эшче яшьләр берлеге (1917 елның июлендә нигез салына) җирлегендә оештырыла. 1919 елның 21 апрелендә Эшче яшьләр берлегенең беренче гомумшәһәр конференциясендә РКСМның шәһәр комитеты сайлана. 1919 елның 25 апрелендә татар яшьләренең беренче комсомол ячейкасы оештырыла.

1919 елның 14 июлендә Казанда РКСМның Беренче губерна конференциясе уза, Х.Гарбер, Г.Подузов, М.Федотов, Ю.Фемидин, Э.Цимхес составында беренче губерна комитеты сайлана.

Исемнәре: РКСМның Казан шәһәр оешмасы, 1919 елдан – РКСМның Казан губерна оешмасы, 1920 елдан – РКСМның Татарстан өлкә оешмасы, 1926 елдан – ВЛКСМның Татарстан өлкә оешмасы, 1991 елдан – ВЛКСМның Татарстан республика оешмасы.

ВЛКСМ гамәлдә чакта 2 губерна, 42 өлкә конференциясе уздырыла. 1919 елның августында губерна комитеты каршында агитатор-инструкторлык курслары, 1920 елда шулар җирлегендә сәяси мәктәп ачыла; яшьләрнең матди мәнфәгатьләрен яклау өчен икътисад-хокук секциясе, укучылар арасында эшләү бюросы, күчмә инструкторлар коллегиясе, мобилизация секциясе оештырыла.

1919 елның июнь–июлендә өязләрдә татар яшьләренең беренче комсомол оешмалары барлыкка килә. 25 августта губерна комитеты каршында татар бюросы (рәисе – М.Мөхәммәтов), 1919 елның 2 октябрендә чуаш бюросы (рәисе – С.Абу) булдырыла. РКСМның 3 нче съезды карары белән 1920 елның ахырында икесе дә бетерелә.

1920 елнынең кышында губерна комитеты тифка каршы көрәштә актив катнаша, дезинфекцияләү отряды һәм санитарлык комиссияләре эшли.

1920 елның 1 сентябрендә РКСМның Беренче Татарстан өлкә конференциясе булып уза, анда Г.Кушаев, Н.Сәйфи, Л.Рубинштейн, Д.Пойгин, М.Парсин составында өлкә ком-ты сайлана. 1921 елның апрелендә өлкә комитеты каршында гомуми, оештыру-инструкторлык, социаль-мәгариф, сәяси-агарту, икътисад-хокук, хәрби-спорт (1921 елның августында бетерелә), милләтләр бүлекләре, ярлылар арасында эшләү бюросы оештырыла. 1926 елда низаг-бәхәсләрне хәл итү комиссиясе төзелә.

1950 елда өлкә комитеты үзгәртеп корыла; финанс-хуҗалык секторы, комсомол оешмалары, пропаганда һәм агитация, студент яшьләр, хәрби-физкультура, авыл яшьләре белән эшләү, мәктәп укучылары һәм пионерлар белән эшләү, эшче яшьләр белән эшләү бүлекләре оештырыла. 1964 елда һәм 1987 елда оешманың төзелешенә зур булмаган үзгәрешләр кертелә.

Татарстан комсомолы КПСС тарафыннан уздырылган барлык чараларда актив катнаша. Меңнән артык комсомол әгъзасы Гражданнар сугышында: Көнчыгыш, Көньяк, Көнбатыш, Төркестан һ.б. фронтларда, 27 нче һәм 28 нче (Азин җитәкчелегендә) дивизияләр, Идел буе татар укчыларының 1 нче аерым бригадасы һ.б. составында сугыш хәрәкәтләрендә катнаша.

Алар халык хуҗалыгын торгызуга, Коммунистлар партиясенең индустриальләштерү һәм күмәкләштерү сәясәтен тормышка ашыруга зур өлеш кертәләр. Беренче бишьеллык чорында ТЭЦ-1, мех комбинаты, кайбер машина төзү предприятиеләре төзелешләре республикада комсомол-яшьләр төзелешләре дип игълан ителә. Моннан тыш Татарстан комсомоллары Днепрогэста, Березники һәм Магнитогорск комбинатлары, Донбасс шахталары, трактор һәм автомобиль заводлары төзелешләрендә эшли. Беренче бишьеллыкта яңа төзелешләргә ВЛКСМның Татарстан өлкә комитетыннан барлыгы 5 меңнән артык кеше җибәрелә. 1925 елның 25 гыйнварында Лаеш комсомоллары инициативасы белән Татарстанда беренче комсомол колхозы төзелә (1930 елга аларның саны 600 гә якынлаша).

Бөек Ватан сугышы елларында Казан предприятиеләрендә 2500 комсомол-яшьләр бригадалары оештырыла, металл ватыклары җыю буенча 50 өмә, 6 ункөнлек уздырыла. Татарстан комсомоллары «Татарстан колхозчысы», «Татарстан комсомолы» танк колонналарын һәм 3 хәрби самолётлар эскадрильясе, шул исәптән «Совет Татарстаны» эскадрильясен төзү өчен акча җыю турында чакыру белән чыгалар. Сугыш елларында Татарстанның 80 меңнән артык комсомол егет-кызлары Кызыл Армия сафларына баса, алар арасыннан В.Григорьев, И.Маннанов, Ш.Рәхмәтуллин, М.Фомин, Ф.Шәрипов Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.

Республиканың 35 меңнән артык комсомолы сугыштан зыян күргән төбәкләрне торгызуда катнаша. 1954–1958 елларда Татарстанның 10 меңнән артык комсомолы чирәм җирләрне күтәрешә. КамАЗ төзелеше, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре төзелешләре һ.б. комсомол төзелешләре булып калды.

1980 еллар ахырында комсомол хәрәкәте кризис кичерә, әгъзалар саны кими. 1990 елның гыйнварында респ-ка оешмасында 375 меңнән артык әгъза исәпләнә.

1991 елның февралендә узган 41 нче өлкә конференциясендә яңа Устав кабул ителә, анда ВЛКСМ Коммунистлар партиясен яклаучы «хөкүмәтнеке булмаган яшьләр оешмасы», дип белдерелә. 1991 елда республика комитеты составында комсомолларны реабилитацияләү комиссиясе оештырыла. 1991 елның 2 сентябрендә республика комсомол комитеты аппараты бетерелә, 1992 елның гыйнварында 42 нче республика конференциясендә ВЛКСМның Татарстан республика оешмасы үзенең вәкаләтләрен республикака яшьләр оешмалары советына тапшыра.

Республика комсомол оешмасының басма органнары: «Кызыл яшьләр», «Клич юного коммунара», «Комсомолец Татарии», «Татарстан яшьләре», «Яшь ленинчы» газеталары, «Ялкын» журналы.

Республика комсомол оешмасының беренче секретарьлары

Х.И.Гарбер (июль 1919 – август 1920),
Л.М.Рубинштейн (сентябрь 1920 – феврвль 1921),
М.Ф.Фёдоров (март – октябрь 1921),
А.М.Баландина (октябрь 1921 – гыйнвар 1922),
Н.И.Блудау (февраль 1922 – апрель 1923),
П.Павлов (июнь 1923 – март 1925),
Д.Бендюков (май 1925 – февраль 1927),
С.С.Фёдоров (март 1927 – август 1928),
Ә.З.Зарипов (август 1928 – декабрь 1930),
З.Ә.Әхмәтшин (гыйнвар 1931 – декабрь 1932),
В.А.Калашников (гыйнвар 1931 – декабрь 1932),
Г.М.Мөхәммәтҗанов (декабрь 1932 – гыйнвар 1936),
М.Г.Баһаветдинов (феваль 1936 – октябрь 1937),
А.П.Перов (ноябрь 1937 – сентябрь 1940),
М.И.Доронин (октябрь 1940 – август 1942),
Б.М.Луцкер (август 1942 – октябрь 1944),
Ә.Ә.Милмөхәммәтов (октябрь 1944 – ноябрь 1949),
М.Ш.Шәфиков (ноябрь 1949 – июль 1950),
В.Н.Макаров (август 1950 – октябрь 1953),
Д.С.Шакирҗанова (ноябрь 1953 – гыйнвар 1957),
В.В.Горбунов (март 1957 – гыйнвар 1958),
К.Я.Җамалетдинов (гыйнвар 1958 – апрель 1961),
О.И.Данилов (апрель 1961 – июль 1963),
Р.К.Беляев (июнь 1963 – апрель 1969),
А.П.Василец (апрель 1969 – июль 1972),
И.Ш.Рахманкулов (июль 1972 – декабрь 1975),
В.В.Кузьмин (декабрь 1975 – июль 1977),
Ш.Р.Агиев (июль 1977 – февраль 1982),
Б.Д.Леушин (март 1982 – август 1984),
Д.К.Шәяхмәтов (сентябрь 1984 – октябрь 1988),
М.А.Гаделшин (декабрь 1988 – август 1991).

Әдәбият

Смыков Ю.И. Комсомол Татарии в цифрах и фактах. Казань, 1958.

Залялов А.М. Комсомол Татарии в бою и труде. Казан, 1968.

Календарь знаменательных и памятных дат Татарии. Казань, 1969.

Юность Татарстана: Очерки истории комсомола Татарии. Казань, 1978.

Автор – Л.М.Айнетдинова