25 меңнән артык төре билгеле, БДБнең Европа өлешендә — 160 тирәсе, Татарстан территориясендә якынча 100 төре бар.

Озын аяклы, озынборынсыман зур бөҗәкләр. Талгын очалар, юеш урыннарны яраталар. Личинкалары кечкенә башлы һәм кыска мыекчалы, арттан гәүдәсе тупыйк, итчел орылары бар. Юеш туфракта, чери торган үсемлек калдыкларында, кайберләре суда яшиләр; үсемлек өлешләре һәм таркала баручы үсемлек матдәләре белән туеналар.

Tipula ыругының кайбер төрләренең личинкалары авыл хуҗалыгы культураларын зарарлый.