Дөнья фаунасында 1500 дән артык төре исәпләнә, Татарстан территориясендә Eriophyidae семьялыгына караган 30 га якын төре ачыкланган. Барлык җирдә дә таралганнар.

Гәүдәсе 0,1–0,6 мм озынлыкта, озынча, боҗрасыман буынлы; алгы өлеше кыска, күзе юк, өсте калканчык белән капланган, ике пар аягы тигез түгел; гәүдәсендәге аяклары үсеш алмаган; сулыш һәм кан системасы юк; чәнчеп суыра торган авыз органы улакка кертелгән хәнҗәрсыман казналык (өске) рәвешендә. Оры талпаннары үзләренең үсешендә талпаннар өчен гадәти цикл уза: күкәй-личинка-нимфа-олы зат (имаго). Вегетация чорында, уңайлы шартлар булганда, оры талпаннары. 5 буынга кадәр үрчи; үсешенең бөтен стадиясендә тигез дәрәҗәдә кышлый. Барлык оры талпаннары – фитофаглар. Бөре, яфрак, бәбәк, чәчәк, җимеш, орлыкларның күзәнәк согы белән туенып, аларда тукыма участокларының яки тулысы белән органнарның деформациясен китереп чыгара, җыерчыклану, бөдрәләнү, киезләнү, куыксыман, орылы һәм башка формалар хасил итеп, авыл хуҗалыгы, бакча, декоратив һәм урман культураларына шактый зыян китерә.

Оры талпаннары үсемлекләрдә вируслы авырулар таратырга мөмкин, бу пассив һәм талпаннарның башка төр орыларына күчәргә сәләтле ирекле яшәүче төрләренә хас.