Биографиясе

1933 елның 10 гыйнвары, Мәскәү өлкәсенең Ивантеевка эшчеләр поселогы – 2001 елның 16 марты, Казан.

Югары хәрби-диңгез училищесен (1957), Бөтенсоюз кинематография институтының операторлар факультетын (Мәскәү, 1971) тәмамлый.

1958 елда һәвәскәрләр киностудиясендә «Уралга походка» («В поход на Урал») дип аталган беренче фильмын төшерә.

1958–1995 елларда Казан телестудиясендә: баш оператор, 1964 елдан оператор һәм кино төркеме режиссёры.

Иҗаты

Казан һәм республика тормышындагы аеруча әһәмиятле вакыйгалар турында кинохроника сюжетларын төшерүдә актив катнаша, Татарстанда «Казаным» («Моя Казань», 1972) дип аталган беренче төсле документаль фильм төшерә.

Мироновның 55 фильмы ил күләмендә тарату һәм Үзәк телевидениедән күрсәтү өчен кабул ителә. Алар арасында «Күңелдә яз» («В душе весна», 1964), «Яңадан туган риваять» («Возрождённая легенда», 1966), «Галина Калашникова бии» («Танцует Галина Калашникова», 1967), «Салих Сәйдәшев көйләре» («Мелодии Салиха Сайдашева», 1968), «Иделдән көйләр» («Мелодии с Волги», 1970), «Татар опералары сәхифәләре буенча» («По страницам татарских опер», 1972), «Гали Ильясов җырлый» («Поёт Гали Ильясов», 1974), «Татар гармуннары» («Татарские гармошки», 1974), «Рөстәм Яхин көйләре» («Мелодии Рустема Яхина», 1981), «Чуаш бизәкләре» («Чувашские узоры», 1983) музыкаль фильмнары, фильм-концертлары, шулай ук Б.Урманче иҗаты турында «Сагыш» фильмы, композитор Л.Батыр-Болгарига багышланган «Кайту» («Возвращение», 1992) фильм-портреты, Н.И.Якушенко, В.В.Кешнер, Ю.С.Федотов һ.б. актёрлар иҗаты турында телевизион фильмнары аеруча әһәмияткә ия.

Казан телестудиясе тарихына багышланган күп серияле «Җиде кич» («Семь вечеров») документаль фильмын төшерүдә катнаша. Бер үк вакытта күп кенә фильмнарның операторы һәм режиссёры була.

Миронов иҗатына кадрны салмак монтажлау, эре планнарның күплеге, материалны нечкә тоемлау, геройларының рухи дөньясын тирән тоя һәм аны тәэсирле итеп яктырта белү хас.

Автор – Е.П.Алексеева