Тарихы

1710–1711 еллардан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Сергеевское, Югары Талкыш исемнәре белән дә искә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә (Көньяк Уралдагы Олы Авзян һәм Кухтур елгалары буенда урнашкан элекке Авзян-Петровский бакыр кою заводларына беркетелгән ясаклылар). Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1856 елда – агач чиркәү, 1890–1916 елларда приход халкы, сәүдәгәрләр Е.Г. һәм С.И. Барановлар, И.И.Стахеев хисабына архитекторлар А.Е.Островский һәм Ф.Н.Малиновский проекты буенча Сергий Радонежский исемендәге янкормасы белән таш Изге Троица чиркәве төзелә (1935 елда ябыла, 2005 елда реставрацияләнә; псевдорус стилендәге дини архитектура истәлеге), анда җирле халык тарафыннан олыланган «Достойно есть» Мәрьям Ана иконасы урнаштырылган.

1903 елда авылда 182 иске дин тарафдары исәпләнә.

1873 елда – земство мәктәбе (1903 елда 86 ир бала һәм 16 кыз бала укый), 1888 елда аның каршында үрнәк китапханә ачыла.

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша (1913 елгы бинасы – эклектиканың кирпеч юнәлеше архитектурасы истәлеге), фельдшер пункты, 2 тимерчелек, 2 җил тегермәне, 2 сыра, 3 бакалея һәм казна шәраб кибетләре эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 4163,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Олы Талкыш волосте үзәге була. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан Чистай районында.

Хәзер Кече Талкыш авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1926 елда – коммуна, 1928 елда киләчәктә районның иң алдынгы хуҗалыгына әверелгән «Урожай» колхозы (беренче рәисе – С.И.Перцев) оештырыла. 1930 елларда – йон язу йорты, май заводы, тегермән, икмәк пешерү йорты, алга таба кошчылык фермасы, электр станциясе төзелә, җиләк-җимеш бакчасы булдырыла, нәселле айгырлар үрчетелә. 1957 елда хуҗалыкка шулай ук Урта Талкыш авылы да кушыла. 1980 елларда җитештерү базасы һәм социаль инфраструктура үсеш кичерә.

1995 елдан авылда – «Урожай», 2001 елдан – «Речное» күмәк авыл хуҗалыгы предприятиеләре, 2004–2010 елларда «Речное» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте – «Чистое Поле» агросәнәгать комплексы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бүлекчәсе эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек, ит-сөт терлекчелеге, сарык асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп – Александровка авылы тулы булмаган урта мәктәбе филиалы (2010 елдан – балалар бакчасы бинасында; 2019 елга кадәр – тулы булмаган урта мәктәп), балалар бакчасы (1985 елдан), мәдәният йорты, китапханә (уку өе 1935 елда кулак итеп сөрелгән крестьян Емелин йортында ачыла; 2017 елда яңа бина төзелә), фельдшер-акушерлык пункты бар.

2018 елда элекке мәктәп бинасында хатын-кызлар монастыре оештырыла.

Мәдәният йорты каршында – «Семёновна» вокаль ансамбле, китапханә каршында «Предания старины глубокой» мини-музее эшли.

Авыл янында археология истәлекләре – Кече Талкыш шәһәрлеге («Торак»), Кече Талкыш I һәм II авыллыклары (болгар ядкәрләре), 1881 елда Алтын Урда акчалары һәм башка төрле акчалардан тупланган зур хәзинә табыла.

Күренекле кешеләре

А.П.Кулясов (1919–1944) – Советлар Союзы Герое, капитан, укчы батальон командиры, Ленин, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры; авылда бюсты урнаштырылган, Чистай шәһәренең бер урамы аның исеме белән аталган;

Г.А.Мартюшин (1884–1938) – Казан губернасында эсерлар партиясе һәм бөтенсоюз кооперация хәрәкәте җитәкчеләренең берсе, Бөтенсоюз крестьян депутатлары съездлары, Учредительләр җыены (1917–1918) депутаты.

Халык саны

1782 елда – 158 ир-ат;
1859 елда – 943,
1897 елда – 1717,
1908 елда – 1753,
1920 елда – 1829,
1926 елда – 1922,
1938 елда – 1449,
1949 елда – 904,
1958 елда – 587,
1970 елда – 522,
1979 елда – 414,
1989 елда – 295,
2002 елда – 263,
2010 елда – 232,
2021 елда – 184 кеше (руслар – 85%, татарлар – 11%).