Төньяк, Балтыйк, Кара, Азов, Каспий һәм Арал диңгезе бассейннарындагы елгаларда таралган.

ТР территориясендә мул сулы елгаларда (Идел, Кама, Зөя, Казансу, Мишә, Ык, Дала Зәе, Чишмә, Олы Чирмешән, Кече Чирмешән) һәм башка агымлы сулыкларда яши.

Гәүдәсенең озынлыгы 80 см га кадәр, авырлыгы 5 кг нан артык. Сырты зәңгәрсу-соры, ян-яклары көмешсыман, корсак һәм аналь йөзгечләр кызгылт төсмердә, сырт һәм койрыктагылары соры. Оптының ике рәтле эләктереп ала торган ыргаксыман тешләре бар. Ата балыкның җенси җитлегү чоры — 5, ана балыкларныкы 6 яшьтә була. Уылдыгын иртә язда, су температурасы 4 оС тан югары булганда, елганың ташлы урыннарында берьюлы чәчә. Үрчемлелеге — 50 меңнән 350 меңгә кадәр уылдык бөртеге. Вак балыклар — планктон, бөҗәкләр, личинкалар, зурлары вак балык белән туклана. Елга тамакларында «чокырларда» кышлый. 12 яшькә кадәр яши.

Опты — балык тоту спорты объекты.