Гәүдәсе сузынкы, озынлыгы 15 мм га кадәр; металл төсмерле ачык төстә.

150 гә якын төре билгеле, нигездә, Төньяк ярымшарның уртача поясында таралганнар. Россиядә 60 тан артык төре билгеле.

Урта Идел буенда 3 ыруг вәкилләре яши: нурлы коңгыз (Donacia) – 15 төрдән дә аз түгел, ялган нурлы коңгыз (Plateumaris) – 2 төр, Macroplea – 1 төр. Су үсемлекләрендә яшиләр, аларның яфраклары белән туеналар. Сулау өчен һаваны үсемлекләрнең су асты өлешендәге сулыш тамырларыннан алалар, шулай ук тире аркылы сулауга да сәләтлеләр.

Төнбоекта яшәүче юан аяклы нурлы коңгыз (Donacia crassipes) һәм, нигездә, күрән һәм керпебашта очраучы су нурлы коңгызы (D. aguatica) еш очрый.