1,5 мең гә якын төре, Россиянең Европа өлешендә якынча 50 төр билгеле.

Киң таралганнар. Гәүдәсенең озынлыгы 6 мм дан 40 мм га кадәр; мыекчыклары чукмарсыман яки очына таба акрын гына калыная бара, барлык аяклары биш буынлы. Личинкалары яссы, хәрәкәтчел, тышкы кыяфәте буенча кыргаякларны хәтерләтә. Коңгызлар һәм личинкалар үләксәләр, ара-тирә тирес, гөмбә, кайвакыт бакча һәм урманнарга зыян китерүче гусеницалар белән туена; яшелчә культураларын зарарлаучы үсемлекләр белән туенучылар да очрый.

Татарстан территориясендә аеруча Герман үләксәашары (Necrophorus germanicus L.), эзләнүче үләксәашар (N. Vestigaror Hersch), кызыл күкрәкле үләксәашар (Oeceoptoma thoracica L.), дүрт нокталы үләксәашар (Xylodrepa quadripunctata L.) таралган.