1938 елның 4 августында оештырыла. Үзәге – Олы Тархан авылы.

1920 елга кадәр Сембер губернасының Сембер өязендә һәм Казан губернасының Тәтеш өязендә, 1920–1927 елларда – ТАССРның Буа һәм Тәтеш, 1927–1930 елларда Буа кантонында, 1930–1938 елларда Тәтеш һәм Буденный районнарында.

1940 елда Олы Тархан районының мәйданы – 770 кв.км, халкы – 33,3 мең кеше, 23 авыл советы, 54 торак пункты була. 1956 елда район 768,9 кв.км җир били, аңа 19 авыл советы, 52 торак пункт керә.

1959 елның 12 октябрендә таркатыла, биләмәсе Тәтеш районына бирелә.