Кабырчыклары сизелеп торса да, гәүдәне тулысы белән сыйдырып бетермәгәнлектән, еш кына бу әкәм-төкәмнәрне ярымлайлачлар дип йөртәләр.

Лайлачларның гәүдәсе суалчан-яки цилиндрсыман. Шуышып барганда озынлыгы 15–20 см га кадәр җитә, Татарстанда очраучы төрләр, гадәттә, 5–6 см дан озын түгел. Лайлачларның аркасы ягында аерым бер урынны мантия алып тора.

250 дән артык төре билгеле, Россиядә — 100 төр тирәсе, Татарстанда 10 нан артык. Күләгәле яфраклы урманнарда, дымлы болыннарда һәм кеше тарафыннан булдырылган яхшы дымланучы урыннарда яшиләр. Төнлә активлар, көндез ышыкка посалар. Аеруча киң таралган үсемлек белән тукланучы формалар агриолимацид (Agriolimacidae) һәм лимацидлар (Limacidae) семьялыкларына керә.

Яшь утыртмаларга һәм авыл хуҗалыгы культураларына кыр лайлачлары (Deroceras agreste), челтәрсыман лайлачлар (D. Reticulatum), (Arion bourguignati) һәм башкалар зыян китерергә мөмкин.

Үсемлек белән тукланучы урман лайлачлары агачлардагы лишайниклар (Limax arborum), гөмбәләр (Arion subfuscus), дымлы биотоплардагы суүсемлекләр, ерткыч лайлачлар — нигездә туфрак суалчаннары, шулай ук моллюскларның башка төрләре белән тукланалар.