Европа, Көнбатыш Азия һәм Төньяк-көнбатыш Африка урманнарында яши. Татарстанда оя коручы күчмә кошларның аеруча гадәти һәм күпсанлы төрләренең берсе.

Зур түгел, гәүдәсенең озынлыгы 15 см тирәсе. Ата кошлар каурый капламының аксыл төстә булуы белән аерыла: түш һәм яңаклары коңгырт-кызыл, башы — зәңгәр-соры, аркасы — кара, канаты — ак буйлы; ана кошлар тоныграк яшькелт соры, түше соры коңгырт төстә. Кызылтүш Якын Көнчыгышта һәм Кавказ аръягында кышлый. Апрельнең икенче ункөнлегендә (ата кошлар аналарга караганда берничә көнгә иртәрәк килә) очып киләләр. Урманнарда (биек кәүсәле агачлар үсмәгән куаклыклардан һәм иң караңгы урман участокларыннан тыш), бакча, парк, скверларда оялый. Ана кош оясын 1,5–10 м биеклектә, ылыслы һәм яфраклы агачларда ясый, гадәттә, куш кәүсәдә яки калын ботакта урнаштыра. Кагыйдә буларак, 5–6 йомырка сала. 13–14 көн утыра. Якынча 2 атнадан кош балалары ояны ташлап китә. Алар күбрәк вак умырткасызлар, башлыча, коңгызлар белән туеналар. Кызылтүш бер сезонда еш кына 2 тапкыр бала чыгара һәм икенчесендә утырган вакытта беренче оя балаларын да ашата.